Татарстан рәссамнар берлеге Лениногорск районында татар атына багышланган «Татар Аргамагы» дигән пленэр оештырган. 14 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Лениногорскидагы төбәкне өйрәнү музеенда әлеге пленэрда эшләнгән рәсемнәрнең күргәзмәсе ачылыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәррис Минһаҗев сөйләде.
«Күргәзмәдә кырыкка якын сәнгать әсәре тәкъдим ителәчәк. Аларның барысында да татар атлары сурәтләнгән. Коронавирус булуга карамастан, рәссамнар янып-көеп иҗат иттеләр, тик ятмадылар. Әлеге күргәзмә Бөгелмә, Карабаш шәһәрләрендә дә узачак. Соңыннан татар атлары төшкән рәсемнәрне Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына алып кайтачакбыз. Атларның юлы озын», — диде ул.
Мөдәррис Минһаҗев күргәзмәгә теләгән һәркемнең килә алуын әйтте. «Татар сәнгате белән кызыксынучы һәркемне чакырып калабыз», — дип әйтте рәссам.
Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform