Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорскида татар атларына багышланган «Татар Аргамагы» күргәзмәсе ачылачак
Лениногорскида татар атларына багышланган «Татар Аргамагы» күргәзмәсе ачылачак

Лениногорскида татар атларына багышланган «Татар Аргамагы» күргәзмәсе ачылачак

Татарстан рәссамнар берлеге Лениногорск районында татар атына багышланган «Татар Аргамагы» дигән пленэр оештырган. 14 ноябрьдә 14:00 сәгатьтә Лениногорскидагы төбәкне өйрәнү музеенда әлеге пленэрда эшләнгән рәсемнәрнең күргәзмәсе ачылыр дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам Мөдәррис Минһаҗев сөйләде.

«Күргәзмәдә кырыкка якын сәнгать әсәре тәкъдим ителәчәк. Аларның барысында да татар атлары сурәтләнгән. Коронавирус булуга карамастан, рәссамнар янып-көеп иҗат иттеләр, тик ятмадылар. Әлеге күргәзмә Бөгелмә, Карабаш шәһәрләрендә дә узачак. Соңыннан татар атлары төшкән рәсемнәрне Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына алып кайтачакбыз. Атларның юлы озын», — диде ул.

Мөдәррис Минһаҗев күргәзмәгә теләгән һәркемнең килә алуын әйтте. «Татар сәнгате белән кызыксынучы һәркемне чакырып калабыз», — дип әйтте рәссам.

Зилә Мөбәрәкшина
tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*