tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ләйсирә Йосыпова: «Беркем дә онытылмасын иде»
Ләйсирә Йосыпова: «Беркем дә онытылмасын иде»

Ләйсирә Йосыпова: «Беркем дә онытылмасын иде»

Сабантуйда көрәш барган мәйданнардан
Сугыш җиле әтиләрне йолкып алган.
Сөлгеләре яшел чирәм өсләрендә
Яраланган аккош кебек ятып калган.
(М. Галиев)

«Авылыбыз Исәнбайга сугыш турындагы хәбәр нәкъ менә Сабантуй көнне килеп ирешә. Икенче көнне үк җитмеш кеше фронтка алына. Бабай Сәитҗан Нәҗметдин улы Әскаров бик омтылса да, яше җитми, уналтысы гына тулган була. Башта тылда хезмәт куя, унсигезе җитү белән аны да хәрби комитетка чакырып алалар», — дип башлады сүзен Ләйсирә Наил кызы Йосыпова. Кулында — бабасының сугышчан һәм хезмәт юлын чагылдыручы китап. Үзләре язганнар. Улы Айдар мәктәптә проект эше итеп башлап җибәрә. Интернет челтәрендә эзләнә, авылга кайтып сораштыра. «Карт бабам турында иң күп сөйләгән кеше кызы — Фәридә әбием булды. Сугыштан соң Сәитҗан бабам белән эшләгән кешеләр дә аның турында яхшы сүзләр генә әйттеләр, ярдәмчел булуын искә алдылар», — ди Айдар. Исәнбай мәктәбе музеенда да шактый мәгълүмат табалар, аның өчен тарих укытучысы Гүзәлия Зәйнуллинага рәхмәтлеләр. Авыл тарихын кулдан бер альбомга туплаган Корбангали Ниязый да чордашы Сәитҗан турында: «Бик җитез, үткен, тынгысыз иде», — дип язып калдыра. Китапны актара-актара Ләйсирә истәлекләрне сөйләвен дәвам итә. «Бабайны башта Ижауда корал тотарга өйрәтәләр. Фронт­ка китәр алдыннан әнисе озатырга килә. 1943 ел, авылга һәлак булучылар, хәбәрсез югалучылар турында кара кәгазьләр көн саен килеп тора.

Бердәнбер улын (калган балалары кызлар була) әби ничек ут астына озаткандыр, күз алдына да китерүе дә кыен. Бабай әнисенә үзенә тиешле коры паекны, ул еллар өчен бик тә кадерле булган сабынны биреп кайтара. Кыз туганнарын шулай кайгырта.

Сәитҗан бабай Икенче Белоруссия фронтына эләгә, 120нче укчы гвардия дивизиясе составында сугыша. Хәзерге көндә Минск мәктәпләренең берсендә ул дивизиягә багышлап ачылган музей эшләп килә. Сәитҗан бабай гади солдат була».

Әңгәмәбезне компьютер каршында дәвам итәбез. Айдар «Подвиг народа» ачык порталыннан карт бабасына кагылышлы документны табып ала. «Өченче батальон укчысы Әскаров Сәит(җан) 1944 елның 10 октябрендә өч немец солдатын юк итеп, «Батырлык өчен» медале белән бүлкәләнә. Ватан өчен сугышта яралана», — диелгән кулдан языл­ган фәрманда. Солдат Сәитҗан шул медальне тагып төшкән фотосын авылга туганнарында да сала. Аңа исән калу бәхете тия, 1947 елда туган туфрагы Исәнбайга кайта. Сугыш афәтеннән хәерчеләнеп калган авылны күтәрергә туры килә. Балта остасы Сәитҗан армый-талмый йорт­лар сала, коелар казый. «Коелары юк, ә менә ул күтәргән йорт­лар исән, аларда һаман да яшиләр әле», — ди Ләйсирә.

Бабасы турында Ләйсирә Йосыпова әбисе, әнисеннән ишетеп үсә. Проект эше язу барышында Сәитҗан Әскаров турында шулкадәр күп мәгълүмат туплыйлар, хәтта китап итеп бастыру нияте туа. “Карт бабамның язмышы” дигән исемле китап дүрт нөсхәдә дөнья күрә. Өчесен — Сәитҗан Әскаровның балалары гаиләләренә, берсен мәктәптәге музейга бүләк итәргә ниятлиләр. «Беркем дә онытылмасын иде. Башкаларга да этәргеч булсын. Балалар үз бабалары, әбиләренең сугыш елларында кайсы фронтларда кан койганнары, тылда ничек тир түккәннәре турында сораштырсыннар, белешсеннәр, безнең кебек язсыннар иде», — ди Ләйсирә Йосыпова.

Карт бабам Сәитҗан Әскаровның исемен мәңгеләштерү — минем бурычым ул», — ди кадет сыйныфында укучы Айдар. Исәнбайда (Әгерҗе районы) мәдәният йорты каршындагы аллеяда Бөек Ватан сугышы каһарманнары һәм корбаннарына багышланган Хәтер дивары бар, Сәитҗан Нәҗметдин улы Әскаровның исеме анда иң беренче тора. Ә иң мөһиме — нәсел дәвамчылары аны онытмый.

Фәнзилә Салихова
Яңарыш

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*