Бөтендөнья татар конгрессы, Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты, Татарстан Фәннәр академиясе һәм Бөекбританиядәге “Заман” татар-башкорт оешмасы белән берлектә, Лондон шәһәренең Үзәк мәчетендә лекция оештырдылар.
Узган ел Рөстәм Миңнеханов визит белән баргач, биредәге Бөекбританиядәге “Заман” татар-башкорт оешмасы активлары Президенттан Россиядәге татарлар һәм Ислам дине хакында лекцияләр уздыру кирәклеге хакында әйткән иде.

Ислам мәдәни үзәге китапханәсенә “Казан басмасы” Коръәне, шулай ук татарлар һәм Болгар тарихына багышланган инглиз телендәге 7 томлык бүләк ителде.
Хәзерге вакытта Бөекбританиядә 500дән артык татар яши. Лондондагы Үзәк мәчеттә татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен курслар эшли.