tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстанның “Мишәр” ансамбле Казанда Вил Усманов концертында чыгыш ясады
Чувашстанның “Мишәр” ансамбле Казанда Вил Усманов концертында чыгыш ясады

Чувашстанның “Мишәр” ансамбле Казанда Вил Усманов концертында чыгыш ясады

Казанның Габдулла Тукай исемендәге филармония концерт залында Татарстанның халык артисты, композитор һәм җырчы Вил Усмановның иҗат концерты узды. Анда популяр музыкант Айнур Муратовныбаян гармун, тальян, курай уен коралларында уйнады, татар эстрадасында бердәнбер хатын кыз пародист Алсу Фаракшина артистларга пародияләре белән көлдерә, талантлы яшь җырчы Регина Рашитова, гитарачы Рөстәм Ахунов, баянчы Илнур Камалов та тамашачы күңеленә хуш килде.

Залга җыелган халыкны концерт башында ук сюрприз көтә иде. Сәхнә пәрдәсе ачылып китүгә, таныш булмаган халык җырын башкарып, тамашачыга бик таныш булмаган коллектив пәйдә булды, сәхнәдә гаҗәеп сихри күренеш. Вил Усманов чыгуын көткән халык өчен төрле сораулар туды.

“Кемнәр икән бу? Каян килгәннәр? “. Татар халкының ләмберә мишәрләре “Сүгән яр” җыры белән Чувашстанның Урмай авылы “Мишәр” һәм аның “Тамчы” ансамбльләре сәхнәне беренче нотасыннан яулап алды, тамашачыга борынгы көйне бүләк итте. Аның артыннан Чиләбе мишәрләренең “Күә-күәдер” исемле ритмлы такмаклы җырны барабаннар, гармун, думбра, курай уен кораллары белән җырлап-биеп залга дәрт бирделәр.

Аннан соң гына Татарстанның халык артисты Вил Усманов тамашачы алдына “Гүзәл халкым минем” дигән җыры белән чыкты. Күрешеп җыр җырлангач, бүгенге кичәнең иң күркәм кунаклары, Чувашстанның гади татар-мишәр Урмай авылының халык исемен йөртүче “Мишәр” фольклор һәм эстрада ансамбле икәнен, аның күптәнге дуслары икәнне тамашачыга җиткезде.

Икенче бүлектә Урмай авылының “Тамчы” балалар фольклор ансамбле дә тамашачыны гаҗәпкә калдырды. Алар башкаруында “Гармунчы” композициясе һәм Урмай авылының этник биюе дә халык күңеленә бик хуш килде. Бик матур киемнәр, таныш булмаган репертуар , бик үзенчәлекле коллектив икәнен халык аңлады.

Татарстанның атказанган артисты , “Тамчы” ансамбьленең сәнгать җитәкчесе Илдус Шәйдуллин да популяр “Якыным” җырын җырлап бирде. Чувашстаннан килгән үзешчән артистлар профессиональ сәхнәдә үзләрен бик табигый тотты, аларның чыгышыннан ике як та бик канәгать калды. Хәер, әле яңа гына алар Түбән Новгородның Кочко-Пожарка авылында, Мәскәүнең татар милли үзәгендә, Мәскәүнең татар Штабында, Щелково шәһәренең шәһәр театрында тулы программалары белән халыкны гаҗәпкә калдырып, рәхмәтләр алып кайттылар.

Аннан, туган авыллары Урмайга кайтып кергәч, өч көндә, төрки халыклар фестивале “Урмай-Зәлидә” фестивалендә, хуҗалар буларак Россиянең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән 740 үзешчән төрки артистны кабул иттеләр.

Менә хәзер беренче тапкыр Казан филармония залында Татарстанның халык артисты Вил Усмановның гаҗәеп концертында , халкыбызның җәүһәре буларак “Кәрван мирас” проектыннан милли-җыр биюләрен халыкка бүләк иттеләр.

Казанның Габдулла Тукай исемендәге филармониясе концерт залы, Казан тамашачысы нык ошады, Алла теләсә, көзен яңадан шушы сәхнәгә кайтып, бар булган байлыгыбызны, җыелган милли мирасыбызны Татарстан башкаласы Казан халкына күрсәтергә исәбебез”.

Фәрит Гыйбатдинов,
Чувашстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*