tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитканың татар тарихы төптән өйрәнелә башлады
Магнитканың татар тарихы төптән өйрәнелә башлады

Магнитканың татар тарихы төптән өйрәнелә башлады

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитетында Магнитогорски каласыннан ике милләтәшебез: фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Харис улы Әхмәтҗанов һәм “Татар рухы” газетасының баш редакторы Равил Гатаулла улы Хөснетдинов булып киттеләр. Биредә алар БТК БК рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин белән күрештеләр. Максатлары: алынган зур эшләрендә Бөтендөнья татар конгрессы ягыннан да теләктәшлек табу.

Быел май аенда Магнитогорскида Татарстанның Мәрҗани исемендәге Тарих институты үзенең филиалын ачып җибәрде. Бу Магнитка төзелеше чоры мөмкин кадәр тулырак өйрәнү өчен эшләнде. Киң җәмәгатьчелеккә бик белдертелмәсә дә, бу шәһәрне һәм аның сәнәгать объектларын “кулак”  дип игълан ителеп сөрелгән, сәяси яктан репрессияләнгән кешеләр көче белән төзелгәнлеге билгеле. Әлегә ике кешедән генә торган филиал (Салават әфәнде аның фәнни җитәкчесе, Равил әфәнде директоры булып торалар) “раскулачивание” чорында Татарстаннан сөрелгән кешеләрнең төгәл санын, алар башкарган эшләрнең төрен һәм күләмен билгеләү белән мәшгуль. Май аеннан башлап шактый күләмдә эш башкарылган: репрессияләргә дучар булганнарга багышланган фәнни әдәбият, архив материаллары өйрәнелгән.

“Без Татарстаннан сөрелгән кешеләрнең турыдан-туры токымы. Әтиләребез-әниләребез бала яшендә үз гаиләләре белән төзелүче Магнитка җиренә китереп ташланган. Бүгенге көндә сөрелгән кешеләрнең шәһәрне төзү, аның сәнәгать базасын булдыруда рольләре турында тарихи хәтер җуелып бара дисәң дә була. Кайбер чыганакларда бу факт узышлый гына телгә алына, ләкин төгәл саннар, фактлар һ.б. өйрәнелмәгән. Магнитогорскида шәһәрне төзегән азсанлы комсомолларга һәйкәл бар, ә меңләгән репрессияләнгәннәргә – юк. Безнең максат – шушындый мемориалны булдыру. Быел, 30 октябрьдә булачак һәйкәл урынына истәлекле таш куярга ниятләп торабыз. Алга таба, Татарстаннан да ярдәм булса, документаль фильм да төшерергә булыр иде дип уйлыйбыз”, – дип сөйләде Равил Хөснетдинов.

Салават Әхмәтҗанов Магнитканы төзегән милләттәшләребез тормышыннан тетрәндергеч фактлар турында сөйләде.

“Мин Магнитогорскиның сул яр ягындагы татар бистәсендә туып үстем. Анда Татарстаннан “кулак” дип сөрелгән меңләп татар гаиләсе яши иде. Әниемне анда 1931 елның җәендә өч яшендә, әтиемне биш яшендә алып килгән булганнар. Бу үзенә күрә татар авылы иде. Тирә-якта татарча сөйләшәләр, татарча җырлыйлар. Мин туганнарым белән татар әкиятләрен, Корьән сүрәләрен тыңлап үстем.

Без туплаган мәгълүматка караганда, Магнитогорскига 1931 елның маеннан сентябренә кадәр 50 мең гаилә сөргенгә җибәрелә, шуларның күпчелеге – Татарстаннан. Без Татарстанның кулак дип репрессияләнгәннәрнең Хәтер китабына җентекләп анализ ясадык. “Кулак” дип сөрелгән 350 мең кешенең дүрттән бер өлеше Чиләбе өлкәсенә җибәрелә, шуларның 40 меңе – Магнитогорскига. Әлеге кешеләр төзелештәге иң авыр эшләрне башкардылар: җир казыдылар, бетон салдылар. Тормыш шартлары коточкыч авыр булган. Салкын, шакшы баракларда, кысанлыкта яшәгәннәр, ашау начар, медицина хезмәте күрсәтелмәгән. 1931, бигрәк тә 1932 елда тиф һәм туберкулез авырулары меңнәрчә кешеләрнең гомерләрен кискәннәр. Бу кешелексез шартларга чыдый алмыйча качканнар саны да бик зур. Тотып алганнарны я кире кайтарганнар, я тагын да авыррак репрессиягә дучар иткәннәр. Шулай итеп, 1934 ел ахырына Магнитогрскида НКВД белешмәсенә караганда, сөрелгәннәр саны 24 мең итеп күрсәтелә. Димәк, бер гаиләдә 3,4 кеше калган, сөрелү моментына исә татар гаиләләрендә уртача 8,1 кеше исәпләнгән. 1931-32 еллар кышы истәлекләргә караганда Магнитогорски блокада вакытындагы Ленинградны хәтерләткән. Урамнарда, юл буйларында мәетләр яткан, махсус командалар аларны җыеп, уртак каберлекләрдә күмгәнннәр. Рәсми чыганаклардан күренгәнчә, 1931 елда меңнән артык 1 яшькәчә бала вафат булган, 1932 елда бу сан 2000 артып киткән…”

Әлфия Миңнуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*