Агымдагы елның 26 сентябрь – 5 октябрь көннәрендә IX Евразия форумы кысаларында без, бер төркем галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, язучылар, дин әһелләре, музей хезмәткәрләре делегациясе Магнитогорск – Башкортстан – Оренбург – Казахстан җирләрендә булып кайттык. Форум Бөтендөнья Татар конгрессында эшләп килүче Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Әхмәтҗан улы Борханов җитәкчелегендә оештырылган иде. “Җаек (Урал) елгасы бассейны татарлары: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган форум өч этаптан торды, анарда илебезнең сигез регионыннын һәм Казахстан җирлегеннән делегатлар бар иде. Безнең Түбән Новгород өлкәсеннән дә өч вәкилгә шушы зур чарада катнашу бәхете елмайды – Зур Рбишча авылының Абдулхамит мәчете имамы Харис Зиннур улы Исмаилов, Пашат авылыннан Сәрия Сайрулла кызы Аймалетдинова һәм шушы юллар авторына.
Ун көн эчендә без берничә шәһәр, унга якын авыл җирлеге, казах далалары белән танышып кайттык, онытылмаслык мизгелләр, төрле очрашулар һәм вакыйгалар, яңа дуслар, юлдагы маҗаралар йөрәк түрендә мәңге онытылмаслык хатирәләр булып сакланыр. Сәяхәтебез белән сезне дә таныштырып үтәсебез килә.
Автобус безне Урал таулары буенча алып бара. Көзге табигать шулкадәр матур, хәтта күзләрне камаштыра. Тауны чолгап алган агачларның төсләре әйтеп бетергесез матур.
Беренче тукталышыбыз Башкортстанның Кырмыскалы районы Шәймурат авылында булды. Биредә безнең краеведлар десанты Россия Герое, генерал Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды, авыл имамы аның рухына дога кылды. Билгеле булганча, Бөек Ватан сугышы каһарманы шушы авылда туган һәм сугыш кырында вафат булган. “Шәйморатов гаскәре башкорт дивизиясе дип аталса да, анда башкортлар, татарлар, казахлар, нугайлар һәм башка халыклар хезмәт иткән. Шәймуратовның атлы дивизиясе Советлар Союзының горурлыгы булган. Аны Урта Азиядә дә, Кавказда да, Украинада да беләләр”, – диде һәйкәл янындагы чыгышында җитәкчебез Альберт Борһанов. Митингта шулай ук Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чурагулов та катнашты. Һәйкәлгә чәчәкләр салгач, делегатлар авыл мәдәният йортында администрация вәкилләре белән очрашты һәм Шәймуратов музее белән танышып, аның турында бик эчтәлекле фильм карап, тагын олы юлга кузгалдык.
Автобус безне Магнитогорск шәһәренә алып бара. Белгәнебезчә, Магнитогорск кара һәм төсле металл җитештерүче, дөньякүләм металлургия комбинатлары белән дан тотучы, үз продукциясен чит илләргә дә чыгаручы заманча шәһәр. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында да һәр өченче туп (снаряд) һәм дүртенче танк җитештерелгән, хәзерге көндә дә металлургия комбинаты гөрләп эшләп килә.
Шәһәргә килеп керү белән делегацияне Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Магнитогорск филиалы фәнни җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Әхмәтҗанов һәм татар эшмәкәре Кадиминур Таһиров каршы алдылар. Алар икесе дә шушы шәһәрдә туганнар һәм биредәге татар мохитен саклауга бик зур өлеш кертәләр. Салават әфәнде сөйләве буенча, Магнитогорск шәһәренә нигез салуда татарларның өлеше аеруча зур булган. “Озак еллар безнең шәһәрне комсомоллар төзегән дип саныйлар иде. Янәсе, алар монда үз теләкләре белән килгәннәр дә, чатырларда (палаткаларда) яшәп, учаклар ягып, күңел ачып кына шәһәр төзегәннәр. Әмма, чынлыкта, Магнитогорск шәһәрен сөргенгә озатылган халык төзегән, күбесе – элекке кулаклар. Илдә колхозлашу процессы тотынгач, хәлле крестьяннарны “кулак” дип чыгарып, авылларыннан тартып алып, сөргенгә озаталар. 1930 еллар башында безнең бабаларыбызны Татарстанны ташлап китәргә мәҗбүр итеп, бирегә китерәләр”, – дип сөйләде Салават абый. Бирегә металлургия комбинатын төзергә 60 меңгә якын кеше сөрелгән, шуларның өчтән бер өлеше татарлар булган.
“Магнитогорскига күпме кеше сөрелүе турында ачык мәгълүмат юк. Архив материаллары киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмый. Репрессия корбаннарының туганнары гына үзләренә кагылганын белешә ала. Озак еллар дәвамында мин бик күп чыганаклар белән эшләдем, төрле чагыштырулар ясадым. Магнитогорскига нигез салуда татарларның өлеше аеруча зур”, – дип сөйләде безгә галим.
Салават абый форум делегатлары өчен шәһәр буйлап бик эчтәлекле экскурсия дә оештырды. “Беренче палатка” мемориал комплексы янында сөйләгәннәре кемне дә битараф калдырмады. 1932 елның көз һәм кыш айларында шушындый чатырларда металлургия комбинатын һәм Магнитогорск шәһәрен төзүче “спецпереселенецлар” яшәгән. Архив документлары буенча, ”348 нче палаткада биш баланың өчесе туңып үлгән”. Биредәге халыкның нинди тормышта яшә-гәнен шушы бер документтан гына да белә алабыз. Бүгенгәчә 30 октябрь көнне шушы мемориал янына халык җыелып, митинг үткәрә, татарлар биредә яшәгән үз мәрхүмнәренә дога кыла, шәһәрне төзүче “спецпереселение” корбаннарын, бабаларын искә ала. Безнең Харис хәзрәт тә шушы палатка янында милләттәшләребез рухына дога кылып, авыр елларда биредә яшәгән татарларны искә алдык.
Әйе, Магнитогорск тарихында татарлар зур урын алган, тик бүгенге көндә аларның ролен киметергә тырышучылар да байтак. Ләкин Салават абый белән Кадиминур әфәнде үзләренең тырышып эшләнгән хезмәтләрен юкка чыгарырга җыенмыйлар, эшчәнлекләрен киңәйтергә тырышалар. Шәһәрдә “Татарика” дигән тарихи клуб эшләп килә. Анда татар “спецпереселенецлары” турында мәгълүмат туплыйлар, китаплар бастырып чыгаралар. Шулай ук Сабантуйлар үткәрергә тырышалар. Беренче Сабантуй биредә 1974 елда уздырылган. Шәһәрдә өч мәчет эшләп килә, берсе Урта Азия кешеләре кулында, татарлар ул мәчеткә йөрми икән. Бүген шәһәрдә 22 мең татар яши. Соңгы исәпкә алу буенча, татарлар саны 8 процентка арткан, бу биредәге татарлар өчен куанырдый сан, ләкин катнаш гаиләләр саны елдан-ел арта бару борчый.
Магнитогорск буенча сәяхәтебезне без “Тыл – фронтка” мемориал комплексы буенча дәвам иттек. Шушы зур мемориалдан башлана инде безнең халкыбызның Бөек Ватан сугышы елларындагы геройлыгы.
Шулай ук шәһәрдә яңа проект белән төзелеп килүче “Притяжение” паркының масштабы безне таң калдырды.
Халыклар йортында бик эчтәлекле конференция булып үтте, анда форум делегатларыннан гайре, Магнитогорск шәһәре, Чиләбе өлкәсе вәкилләре дә катнашты, шулар арасында мәктәп укучылары да бар иде. Татар композиторы Рафаэль Бакиров турында укучылар тарафыннан төшерелгән фильмны карагач, Магнитогорск татарлары өчен горурлык хисләре туды безнең йөрәкләрдә.
Магнитогорскның мәшһүр металлургия комбинатын да (ММК) үз күзебез белән күрергә насыйп булды. Шәһәрнең Азия ягында урнашкан гигант комбинат үзенең зурлыгы белән таң калдырды, әйтерсең, шәһәр эчендә тагын бер шәһәр!
ММКның музеенда булдык. Магнит тавының тимер рудасының зур байлыклары турында XVIII гасырда ук билгеле булган. 1743 елда Ырымбур губернаторы И.Неплюев бу урында Магнит крепостена нигез сала. Ә тимер рудасын Белорецк заводларына ташый. Руданың зур запаслары һәм югары сыйфатлы булуына карамастан, 150 ел эчендә биредә зур заводлар төзелми, егерменче гасырда гына зур масштаблы эшләр башлана. 1932 елның 31 январенда комбинатта беренче домна миче эшли башлый. Шул ук елның җәендә икенче домна чугун бирә. Тагын бер елдан соң өченче һәм дүртенче домна, шулай ук дүрт мартен миче дә эшли башлый. Тарих битләреннән белгәнебезчә, бу эшләр бик кыска вакыт эчендә башкарыла. Эшчеләр палаткаларда, авыр тормышта яшәсәләр дә, илгә беренче прокат станнары бирәләр. Алар арасында меңләгән татар була. Менә шушы милләттәшләребезнең оныклары белән дә очрашырга туры килде, барысы да безне иң якын туганнарыдай җылы каршы алды, үз гаиләләренең ачы язмышлы тарихлары белән уртак-лашты.
Минем Магнитогорск шәһәренә икенче тапкыр килүем булды, 2019 елда биредә яшәүче кардәшләребез кунакка чакырган иде. Безгә шәһәр буенча бик матур экскурсия оештырганнар иде, татар зиярәтенә барып, бакыйлыкка күчкән кардәшләребезгә дога кылдык. Сәлимә апабыз Фершенпуаз, Берлин, Варна, Париж авыллары белән таныштырды. Фершенпуаз авылында Моторраның ташлар музеен да күреп, танышып кайттык. Биредәге туганнарыбыз белән аралашуыбызның иң мөһим ягы – алар белән очрашуыбыз, бирегә ничек килеп эләгүләре, яшәү барышы… Барысы турында да ачыктан-ачык утырып сөйләштек.
Безнең кардәшебез Абдрахман Мәхмүт улы Мәхмүтов Горький өлкәсенең Кызыл Яр авылында туып-үскән, шунда колхозда эшләп, гаилә корган. Ләкин матур гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана, Абдрахман абый беренче елны ук сугышка китә. 1942 ел ахырында ул дошман кулына эләгеп, әсирлеккә төшә. Аны Германиягә концлагерьга озаталар. 1945 елның яз башында совет гаскәрләре концлагерьны азат итә, ләкин биредәге әсирләрнең барысын да диярлек фильтрационный лагерь аша уздырып, эшелоннарга төяп, көнбатышка озаталар. Абдрахман абый аларны кая илткәннәрен дә белми. Шулай беркөнне эшелон бер шәһәргә килеп туктый, әмма ул аның исемен дә, кая килеп туктаганын да белми. Соңыннан гына Магнитогорск икәне ачыклана. Бер ел буе НКВД хезмәткәрләре анардан сораулар алып, эзәрлеклиләр, һәм, ниһаять, Абдрахман абыйның гаепсез икәнен ачыклагач, аны Магнитогорск шәһәренең тимер юл станциясенә эшкә җибәрәләр. 1946 елда Нижгар якларыннан хатыны Халимә апаны чакыртып ала, икесе дә Магнитканың металлургия комбинатына эшкә урнаша. Шушы шәһәр аларга яңа тормыш башларга ярдәм итә. Биредә аларның өч балалары – Рәхимә, Заһир һәм Рифат туа. Безнең Нижгар якларына барысы да кунакка гына кайтып йөрделәр. Бөтен гаилә шушы шәһәрне үзләренең туган җире итеп саный. 1990 еллардан соң комбинат өчен авыр вакытлар башланса да, Магнитогорск җи-рен ташлап китмәделәр.
Магнитогорск шәһәреннән төбәк тарихын өйрәнүчеләр десанты Ырымбур җиренә кузгалды. Ләкин биредәге татарларның яшәеше, аларның авыр тарихлы язмышлары безне битараф калдырмады. Кадиминур һәм Салават абый кебек милләтпәрвәр шәхесләр күбрәк булса, биредә татар рухы югалмас дигән уйлар белән сәяхәтебезне дәвам иттек.
Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА,
Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы, крайны өйрәнүче.