tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Магнитогорск – татарлар төзегән шәһәр
Магнитогорск – татарлар төзегән шәһәр

Магнитогорск – татарлар төзегән шәһәр

Агымдагы елның 26 сентябрь – 5 октябрь көннәрендә IX Евразия форумы кысаларында без, бер төркем галимнәр, төбәк тарихын өйрәнүчеләр, язучылар, дин әһелләре, му­зей хезмәткәрләре делегациясе Магнитогорск – Башкорт­стан – Оренбург – Казахстан җирләрендә булып кайттык. Форум Бөтендөнья Татар конгрессында эшләп килүче Төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте рәисе Альберт Әхмәтҗан улы Борханов җитәкчелегендә оештырылган иде. “Җаек (Урал) елгасы бассей­ны татарлары: тарих һәм хәзерге заман” дип аталган форум өч этаптан торды, анарда илебезнең сигез регионыннын һәм Ка­захстан җирлегеннән делегатлар бар иде. Безнең Түбән Новго­род өлкәсеннән дә өч вәкилгә шушы зур чарада катнашу бәхете елмайды – Зур Рбишча авылының Абдулхамит мәчете имамы Харис Зиннур улы Исмаилов, Пашат авылыннан Сәрия Сайрул­ла кызы Аймалетдинова һәм шушы юллар авторына.

Ун көн эчендә без берничә шәһәр, унга якын авыл җирлеге, казах далалары белән танышып кайттык, онытылмаслык мизгелләр, төрле очрашулар һәм вакыйгалар, яңа дуслар, юл­дагы маҗаралар йөрәк түрендә мәңге онытылмаслык хатирәләр булып сакланыр. Сәяхәтебез белән сезне дә таныштырып үтәсебез килә.

 

Автобус безне Урал таулары бу­енча алып бара. Көзге табигать шулкадәр матур, хәтта күзләрне камаштыра. Тауны чолгап алган агачларның төсләре әйтеп бе­тергесез матур.

Беренче тукталышыбыз Башкортстанның Кырмыскалы районы Шәймурат авылында булды. Биредә безнең крае­ведлар десанты Россия Герое, генерал Миңлегали Минһаҗ улы Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды, авыл имамы аның рухына дога кылды. Бил­геле булганча, Бөек Ватан сугы­шы каһарманы шушы авылда туган һәм сугыш кырында вафат булган. “Шәйморатов гаскәре башкорт дивизиясе дип аталса да, анда башкортлар, татар­лар, казахлар, нугайлар һәм башка халыклар хезмәт иткән. Шәймуратовның атлы дивизия­се Советлар Союзының горур­лыгы булган. Аны Урта Азиядә дә, Кавказда да, Украинада да беләләр”, – диде һәйкәл янында­гы чыгышында җитәкчебез Аль­берт Борһанов. Митингта шулай ук Башкортостанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил Чу­рагулов та катнашты. Һәйкәлгә чәчәкләр салгач, делегатлар авыл мәдәният йортында ад­министрация вәкилләре белән очрашты һәм Шәймуратов музее белән танышып, аның турында бик эчтәлекле фильм карап, та­гын олы юлга кузгалдык.

Автобус безне Магнитогорск шәһәренә алып бара. Белгәнебезчә, Магнитогорск кара һәм төсле металл җитештерүче, дөньякүләм металлургия комби­натлары белән дан тотучы, үз продукциясен чит илләргә дә чы­гаручы заманча шәһәр. Биредә Бөек Ватан сугышы елларында да һәр өченче туп (снаряд) һәм дүртенче танк җитештерелгән, хәзерге көндә дә металлургия комбинаты гөрләп эшләп килә.

Шәһәргә килеп керү белән де­легацияне Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институтының Магнитогорск филиалы фәнни җитәкчесе, фәлсәфә фәннәре кандидаты Салават Әхмәтҗанов һәм татар эшмәкәре Кадиминур Таһиров каршы алдылар. Алар икесе дә шушы шәһәрдә туган­нар һәм биредәге татар мохитен саклауга бик зур өлеш кертәләр. Салават әфәнде сөйләве буен­ча, Магнитогорск шәһәренә ни­гез салуда татарларның өлеше аеруча зур булган. “Озак еллар безнең шәһәрне комсомоллар төзегән дип саныйлар иде. Янәсе, алар монда үз теләкләре белән килгәннәр дә, чатырларда (палаткаларда) яшәп, учаклар ягып, күңел ачып кына шәһәр төзегәннәр. Әмма, чынлыкта, Магнитогорск шәһәрен сөргенгә озатылган халык төзегән, күбесе – элекке кулаклар. Илдә колхоз­лашу процессы тотынгач, хәлле крестьяннарны “кулак” дип чыга­рып, авылларыннан тартып алып, сөргенгә озаталар. 1930 еллар башында безнең бабаларыбыз­ны Татарстанны ташлап китәргә мәҗбүр итеп, бирегә китерәләр”, – дип сөйләде Салават абый. Бирегә металлургия комбина­тын төзергә 60 меңгә якын кеше сөрелгән, шуларның өчтән бер өлеше татарлар булган.

“Магнитогорскига күпме кеше сөрелүе турында ачык мәгълүмат юк. Архив материаллары киң җәмәгатьчелеккә чыгарылмый. Репрессия корбаннарының туганнары гына үзләренә ка­гылганын белешә ала. Озак еллар дәвамында мин бик күп чыганаклар белән эшләдем, төрле чагыштырулар ясадым. Магнитогорскига нигез салуда татарларның өлеше аеруча зур”, – дип сөйләде безгә галим.

Салават абый форум делегат­лары өчен шәһәр буйлап бик эчтәлекле экскурсия дә оештыр­ды. “Беренче палатка” мемориал комплексы янында сөйләгәннәре кемне дә битараф калдырмады. 1932 елның көз һәм кыш айла­рында шушындый чатырларда металлургия комбинатын һәм Магнитогорск шәһәрен төзүче “спецпереселенецлар” яшәгән. Архив документлары буенча, ”348 нче палаткада биш баланың өчесе туңып үлгән”. Биредәге халыкның нинди тормышта яшә-гәнен шушы бер документтан гына да белә алабыз. Бүгенгәчә 30 октябрь көнне шушы мемори­ал янына халык җыелып, митинг үткәрә, татарлар биредә яшәгән үз мәрхүмнәренә дога кыла, шәһәрне төзүче “спецпереселе­ние” корбаннарын, баба­ларын искә ала. Безнең Харис хәзрәт тә шушы палатка янында милләттәшләребез рухына дога кылып, авыр елларда биредә яшәгән татарларны искә алдык.

Әйе, Магнитогорск тарихын­да татарлар зур урын алган, тик бүгенге көндә аларның ролен киметергә тырышучылар да бай­так. Ләкин Салават абый белән Кадиминур әфәнде үзләренең тырышып эшләнгән хезмәтләрен юкка чыгарырга җыенмыйлар, эшчәнлекләрен киңәйтергә ты­рышалар. Шәһәрдә “Татарика” дигән тарихи клуб эшләп килә. Анда татар “спецпереселенецла­ры” турында мәгълүмат туплый­лар, китаплар бастырып чыга­ралар. Шулай ук Сабантуйлар үткәрергә тырышалар. Беренче Сабантуй биредә 1974 елда узды­рылган. Шәһәрдә өч мәчет эшләп килә, берсе Урта Азия кешеләре кулында, татарлар ул мәчеткә йөрми икән. Бүген шәһәрдә 22 мең татар яши. Соңгы исәпкә алу буенча, татарлар саны 8 про­центка арткан, бу биредәге татар­лар өчен куанырдый сан, ләкин катнаш гаиләләр саны елдан-ел арта бару борчый.

Магнитогорск буенча сәяхәтебезне без “Тыл – фронтка” мемориал комплексы буенча дәвам иттек. Шушы зур мемо­риалдан башлана инде безнең халкыбызның Бөек Ватан сугы­шы елларындагы геройлыгы.

Шулай ук шәһәрдә яңа проект белән төзелеп килүче “Притяже­ние” паркының масштабы безне таң калдырды.

Халыклар йортында бик эчтәлекле конференция булып үтте, анда форум делегатларын­нан гайре, Магнитогорск шәһәре, Чиләбе өлкәсе вәкилләре дә кат­нашты, шулар арасында мәктәп укучылары да бар иде. Татар композиторы Рафаэль Бакиров турында укучылар тарафыннан төшерелгән фильмны карагач, Магнитогорск татарлары өчен горурлык хисләре туды безнең йөрәкләрдә.

Магнитогорскның мәшһүр ме­таллургия комбинатын да (ММК) үз күзебез белән күрергә насыйп булды. Шәһәрнең Азия ягын­да урнашкан гигант комбинат үзенең зурлыгы белән таң кал­дырды, әйтерсең, шәһәр эчендә тагын бер шәһәр!

ММКның музеенда булдык. Маг­нит тавының тимер рудасының зур байлыклары турында XVIII гасырда ук билгеле булган. 1743 елда Ырымбур губернаторы И.Неплюев бу урында Магнит крепостена нигез сала. Ә тимер рудасын Белорецк заводларына ташый. Руданың зур запаслары һәм югары сыйфатлы булуы­на карамастан, 150 ел эчендә биредә зур заводлар төзелми, егерменче гасырда гына зур мас­штаблы эшләр башлана. 1932 елның 31 январенда комбинатта беренче домна миче эшли баш­лый. Шул ук елның җәендә икен­че домна чугун бирә. Тагын бер елдан соң өченче һәм дүртенче домна, шулай ук дүрт мартен миче дә эшли башлый. Тарих битләреннән белгәнебезчә, бу эшләр бик кыска вакыт эчендә башкарыла. Эшчеләр палатка­ларда, авыр тормышта яшәсәләр дә, илгә беренче прокат стан­нары бирәләр. Алар арасын­да меңләгән татар була. Менә шушы милләттәшләребезнең оныклары белән дә очрашырга туры килде, барысы да безне иң якын туганнарыдай җылы каршы алды, үз гаиләләренең ачы яз­мышлы тарихлары белән уртак-лашты.

Минем Магнитогорск шәһәренә икенче тапкыр килүем бул­ды, 2019 елда биредә яшәүче кардәшләребез кунакка чакырган иде. Безгә шәһәр буенча бик ма­тур экскурсия оештырганнар иде, татар зиярәтенә барып, бакый­лыкка күчкән кардәшләребезгә дога кылдык. Сәлимә апабыз Фершенпуаз, Берлин, Варна, Париж авыллары белән таныш­тырды. Фершенпуаз авылында Моторраның ташлар музеен да күреп, танышып кайттык. Биредәге туганнарыбыз белән аралашуыбызның иң мөһим ягы – алар белән очрашуыбыз, бирегә ничек килеп эләгүләре, яшәү барышы… Барысы ту­рында да ачыктан-ачык утырып сөйләштек.

Безнең кардәшебез Абдрахман Мәхмүт улы Мәхмүтов Горький өлкәсенең Кызыл Яр авылын­да туып-үскән, шунда колхозда эшләп, гаилә корган. Ләкин ма­тур гына яшәп ятканда Бөек Ва­тан сугышы башлана, Абдрахман абый беренче елны ук сугышка китә. 1942 ел ахырында ул дошман кулына эләгеп, әсирлеккә төшә. Аны Германиягә концла­герьга озаталар. 1945 елның яз башында совет гаскәрләре концлагерьны азат итә, ләкин биредәге әсирләрнең барысын да диярлек фильтрационный ла­герь аша уздырып, эшелоннар­га төяп, көнбатышка озаталар. Абдрахман абый аларны кая илткәннәрен дә белми. Шулай беркөнне эшелон бер шәһәргә килеп туктый, әмма ул аның исе­мен дә, кая килеп туктаганын да белми. Соңыннан гына Магнито­горск икәне ачыклана. Бер ел буе НКВД хезмәткәрләре анардан со­раулар алып, эзәрлеклиләр, һәм, ниһаять, Абдрахман абыйның гаепсез икәнен ачыклагач, аны Магнитогорск шәһәренең тимер юл станциясенә эшкә җибәрәләр. 1946 елда Нижгар якларыннан хатыны Халимә апаны чакыр­тып ала, икесе дә Магнитканың металлургия комбинатына эшкә урнаша. Шушы шәһәр аларга яңа тормыш башларга ярдәм итә. Биредә аларның өч балала­ры – Рәхимә, Заһир һәм Рифат туа. Безнең Нижгар якларына барысы да кунакка гына кайтып йөрделәр. Бөтен гаилә шушы шәһәрне үзләренең туган җире итеп саный. 1990 еллардан соң комбинат өчен авыр вакытлар башланса да, Магнитогорск җи-рен ташлап китмәделәр.

Магнитогорск шәһәреннән төбәк тарихын өйрәнүчеләр десан­ты Ырымбур җиренә кузгалды. Ләкин биредәге татарларның яшәеше, аларның авыр тарихлы язмышлары безне битараф кал­дырмады. Кадиминур һәм Сала­ват абый кебек милләтпәрвәр шәхесләр күбрәк булса, биредә татар рухы югалмас дигән уй­лар белән сәяхәтебезне дәвам иттек.

Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Абдулхамит Садеков исемендәге Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы, крайны өйрәнүче.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*