tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов: «Телебез мәсьәләсе, нинди генә халәттә булсак та, безнең эшчәнлегебездә иң алда булырга тиеш»
Марат Әхмәтов: «Телебез мәсьәләсе, нинди генә халәттә булсак та, безнең эшчәнлегебездә иң алда булырга тиеш»

Марат Әхмәтов: «Телебез мәсьәләсе, нинди генә халәттә булсак та, безнең эшчәнлегебездә иң алда булырга тиеш»

Туган телне саклау һәм үстерүдә дин, татар телендәге элмә такталарда хаталар, кадрлар мәсьәләсе. Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенең чираттагы зона семинар-киңәшмәсендә әнә шулар турында сөйләштеләр. Бу юлы ул Сарманда узды.

– Бүгенге тормышыбыз гади генә түгел. Җаваплы, мәшәкатьле, борчулы чорда яшибез. Тик телебез мәсьәләсе, нинди генә халәттә булсак та, безнең эшчәнлегебездә иң алда булырга тиеш, – диде комиссия рәисе Марат Әхмәтов. – Президентыбыз республиканың сәяси-икътисади тормышында зур вакыйга булган Дәүләт Советына юлламасында кереш сүзен туган телебез белән башлап җибәрде. 2023 ел республикабызда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Бу – телебезгә җаваплы булып, нәтиҗәлерәк эшләү өчен тагын бер зур сәбәп бар дигән сүз.

Марат Әхмәтов Сарманның Әлмәт авылындагы Морад Рәмзи исемендәге урта мәктәптә дини-әхлакый тәрбия белән милли белем бергәлегенең үзара матур нәтиҗәгә ирешү тәҗрибәсен башкаларга үрнәк итеп куйды:

– Күпчелек авыл мәктәпләрендә бала саны кимү һәм якын шәһәрләргә, район үзәкләренә йөреп укыту тенденциясе күзәтелгән чорда Әлмәт мәктәбе үзенә ныклы һәм ышанычлы юл тапкан. Инде бетүгә бара торган, 26 балага калган ябылырга тиешле мәктәптә бүген 105 бала укый. Быел беренче сыйныфка 6 бала кергән, ә киләсе елда 20 бала килүе көтелә. Авыл мәктәбендә укырга теләүчеләр күп, хәтта чират торалар. Чаллыдан, башка районнардан күчеп кайтучы гаиләләр бар. Димәк, милләттәшләребез арасында үз балаларын туган телдә тәрбия һәм белем бирүгә битараф булмаган әти-әниләр бар. Киләчәктә дә эшегезне шулай уңышлы дәвам иттерсәгез иде.

Дин – туган телне, ә туган тел динне саклый. Комиссия җитәкчесе фикеренчә, милләтне тәрбияләүдә динне никадәр ныграк файдалана алабыз, шуның кадәр телебез язмышы өметлерәк булачак.

– Дин әһелләребез, мәчет, мәдрәсәләр белән һәр районда хакимият тыгыз элемтәдә булырга тиеш. Милләтебезнең киләчәк язмышы өчен башка кыйблабыз юк. Һәр районда 30–40 ар мәчет бар. Бу – бик тә әһәмиятле тәрбия урыннары. Имам – авылның иң абруйлы кешесе. Аның сүзе үтемле була, – диде ул.

Ярты ел эчендә татар телендәге элмә такталарда хаталарны табу буенча халык контроле системасына 7 меңнән артык гариза килгән. Марат Әхмәтов район башлыкларыннан бу эшне шәхси контрольгә алуларын сорады.

– Кайбер районнарда бер генә мөрәҗәгать тә игътибарга алынмаган. Бу районда милләт язмышы белән кызыксынучылар аз булу,  туган телгә мөнәсәбәт турында сөйли. Әгәр дә район җитәкчелеге милли җанлы булып, бу мәсьәләгә җитди караса, аны кыска срокта һәм идеаль рәвештә хәл итеп була, – диде ул.

Комиссия җитәкчесе милли мәгариф мәсьәләләренә дә тукталды.

– Телебез язмышы милли мәгарифкә бәйле. Милли мәгариф үзе милли мохиткә, тәрбиягә, мәдәнияткә, дин һәм әхлакка, гаиләдәге телгә мөнәсәбәткә бәйле. Милләттәшләребезнең күңелендә булган рухи бушлыкны тутыру максаты белән бик күп чаралар уздырабыз. Районнардагы милли мохит, беренче чиратта, хакимият органнарының бу мәсьәләдәге шәхси үрнәгеннән тора. Милли җанлы, халык белән аңлашып эшли, аны инандыра ала торган җитәкчеләр була икән, телебезнең, традицияләребезнең киләчәге бар, – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Марат Әхмәтов белем бирү учреждениеләре өчен милли кадрлар әзерләү мәсьәләсенә дә аерым игътибар юнәлтергә чакырды.

– Милли мәгарифнең киләчәге турында сөйләшәбез икән, аны милли кадрларсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Бүген укытучы булырга теләүчеләр дә аздыр, бәлки, әмма алар өчен бөтен кызыксындыру чаралары да тудырылган. 45 әр, 50 шәр мең халык яши торган районда милли кадрлар әзерләү мәсьәләсе проблема булырга тиеш түгел, – диде ул.

Азнакай районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев телне өйрәтүдә өндәү һәм чакырулар белән уңай нәтиҗәләргә ирешеп булмый дигән фикерен әйтте.

– Мәҗбүри яраттырып булмый. Тел мәсьәләсендә дә мәҗбүрилек булырга тиеш түгел. Туган телгә мәхәббәт тәрбияләү гаиләдән башлана. Телгә карата уңай караш, кызыксыну уяту эше балалар бакчаларында, мәктәпләрдә дәвам итә, – диде Дамир Гыйләҗев. – Чәчәкнең сабагы, тамыры була. Иң матур өлеше – таҗлары. Соңгы вакытларда без күбрәк әнә шул өлешенә генә карап яши башладык. Бүген әти-әниләр балаларын татар сыйныфларына бирергә атлыгып тормыйлар. Балалар бер-берсе белән рус телендә аралаша. Әти-әниләр дә балалары белән рус телендә сөйләшә башлады. Хәтта саф татар авылларында да балаларның татарча сөйләшүе сирәгәеп бара. Бу – зур проблема. Яшен тизлегендә барган чорда туган телне саклау, мәдәни һәм рухи мирасыбызны киләчәк буынга түкми-чәчми җиткерү татар җанлы һәр кешене борчый торган мөһим мәсьәлә булырга тиеш.

Ләйсән Сафина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*