tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиянең Тукай авылы урта мәктәбендә Татар мәгърифәте көне булды
Чувашиянең Тукай авылы урта мәктәбендә Татар мәгърифәте көне булды

Чувашиянең Тукай авылы урта мәктәбендә Татар мәгърифәте көне булды

Чувашиянең Комсомол районы Тукай  авылы урта мәктәбендә Татар мәгърифәте көненә багышланган иҗтимагый-танып белү чаралары узды. Аны оештырырга Чувашия мөселманнарының Диния нәзарәте ярдәм итте. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыенының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Анда Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов, мәчет имамы Хәмидулла хәзрәт Минаҗетдинов, Чувашия дәүләт гуманитар институты директоры Петр Краснов, Дәүләт Советы депутаты Виктор Горбунов, Комсомол районы администрациясе башлыгы Александр Осипов, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең телләрен саклау һәм үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы Комитеты рәисе урынбасары, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, ТР Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һ.б. катнашты.

Кунаклар шулай ук Урмай авылының яңартылган Җәмигъ мәчетендә булды, Марат Әхмәтов үз делегациясе исеменнән шамаил бүләк итте.

Чувашия мөфтиенең беренче урынбасары Ильяс хәзрәт Сафиянов һәм мәчет имамы Хәмидулла хәзрәт Минаҗетдинов мәчеттә экскурсия ясады һәм кунакларны Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте эшчәнлеге белән таныштырды.

Катнашучылар Тукай авылы «Мәхәллә йорты»нда татар активистлары белән очрашты, анда шулай ук Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов, Урмай мөхтәсибе Наил хәзрәт Җамалетдинов, Чувашия татарлары милли-мәдәни берләшмәсенең рәисе Марат Айзатуллов, авылның Иҗтимагый советы катнашты.

Программага шулай ук ачык дәрес, татар теле буенча мастер-класс, укучыларның чыгышлары кертелгән иде. Сәфәр кысаларында ике республиканың хезмәттәшлегенә багышланган пленар утырыш узды. Һәр җитәкче Марат Әхмәтовка сораулар бирде. Мондый очрашулар дустанә мөнәсәбәтләрне һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерү өчен дәвам ителәчәк, дигән карар кабул ителде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*