tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Кәбиров: «Татар теле белән интернетта акча эшләп була»
Марат Кәбиров: «Татар теле белән интернетта акча эшләп була»

Марат Кәбиров: «Татар теле белән интернетта акча эшләп була»

Тормыш акрын гына онлайнга күчә. Яхшымы бу, әллә начармы – тиз генә әйтерлек тә түгел. Кайберәүләр мактый: эшкә барып-кайтып йөрү кирәкмәячәк, бик күп нәрсәләргә экономия булачак, ди. Кемнәрдер зарлана… Ләкин тегеләре дә, болары да киләчәкнең бераз үзгәрәчәгенә шикләнми. Чынында ул тамырыннан үзгәрәчәк инде, бераз гына түгел. Без тулысы белән электрон форматка күчеп барабыз. Берничә ел инде кулга чын акча тоткан юк – барысы да электрон карталар аша хәл ителә. Берничә ел инде хат язган юк – гел емайл, смс… Хәзер менә аралашулар да, эшкә йөрүләр дә, уку-укытулар да – онлайнда, электрон форматта.

Шуны сизеп, кешеләр интернет аша эшләрлек яңа һөнәрләр үзләштерергә тырыша. Андый һөнәрләр дә күп хәзер: гади сатучыдан башлап, сайтлар танытучыга, программистка кадәр. Ә бер карасаң, бүгенге дөньяда «гади сатучы» дигән сүз дөрес түгел инде ул. Без хәзер барыбыз да – сатучы, барыбыз да нидер сатабыз. Сатып һәм сатып алып була торган нәрсәне «товар» дип атыйлар. Без бөтен нәрсәне дә товарга әйләндердек. Тавык ботыннан алып шигырьгә кадәр –товар. Хис-кичерешләр дә, үзара мөнәсәбәтләр дә, хәтта мәхәббәт тә – товар. Бернәрсә дә сизми-тоймый гына, кеше куян куа дип чаба торгач, үзебез дә товарга әйләнеп барабыз. Без бүген чын мәгънәсендә – товарищлар.

Белем алуга ихтыяҗ көчле булгач, өйрәтүчеләр дә табыла. Әйтик, элек интернет аша белем бирүче системалар берничә генә иде. Хәзер һәртөрлекоучлар, интернет-мәктәпләр бәрәңге бакчасындагы колорадо коңгызлары кебек мыжгып тора. Исемен дә, үзенчәлеген дә чамалап бетерерлек түгел. Барысы да белем тарата. Күпләре – бушлай. Монысы инде тема белән кызыксынучылар төркемен туплау өчен. «Нәрсә тәкъдим итәләр икән?» –дип бер тапкыр кереп карадыңмы – беттең, бөтен дөньяңны шуларның рекламасы озатып йөриячәк. Шул тема буенча эшләүче башка мәктәпләр һәм коучлар армиясе дә өстәләчәк.

Авызым пешкәнгә әйтәм. Мин бер мәлне «ябыгу серләре»нә өйрәтүче бер вебинар белән кызыксынган идем. Хәзер айдан артык инде бөтен дөньяның бөтен «оста»лары мине ябыктырырга, матур гәүдәле итәргә тырыша. Әлегә бирешмим, ябыгу теләгем бик көчле түгел.

Кайчагында мин моны массакүләм истериянең бер төре дип кабул итәм. Хәтерлисезме, ниндидер яман вирус безгә дә килеп җиткән икән дигән хәбәрләр башланган гына чорда, халык, кибетләргә өелешеп, чират торып, ярмаларны өйләренә ташып бетергән иде. Моның ише нәрсә белән очрашканы булмаган халык, күрәсең, пандемия карантинын майлы ботка ашап өйдә яту дип уйлады. Интернет аша акча эшләү теләге дә кайчагында шуны хәтерләтә.

Беркатлырак кешеләр мондый тәкъдимнәргә алданып, соңгы акчасын чыгарып салмасын өчен, шуны да әйтергә кирәктер. Интернет аша акча эшләү, әлбәттә, мөмкин. Әмма бу бик күп «гуру»лар вәгъдә иткәнчә, бик җиңел нәрсә түгел. Керем китерерлек өлкәләрнең күбесе инде биләнгән, аларның әлләничәшәр еллык тарихы булган үз хуҗалары бар. Алар арасына кереп, нәрсәдер майтара алу өчен сәләт тә, белем дә, тырышлык та, тагын әллә нәрсәләр таләп ителә. Шуңа күрә җиңел акча, һәртөрле «сер»ләр вәгъдә итүчеләргә бик сак карарга кирәк. Аннан соң, әллә күпме дәресләр алып, нинди генә серле белемгә ия булсагыз да, ул үзлегеннән эшләми. Хәтта интернетта да. Аны куллана белергә кирәк. Нәкъ менә тормыштагы шикелле.

Ләкин әлеге интернет-мәктәпләр арасында файдалылары да җитәрлек. Мин барысын да санамыйм инде. Тик берсенә тукталасым килә. Чит телләргә өйрәтү мәктәпләре ул. Алар төрле телләр буенча, төрле юнәлешләрдә, төрле рәвешләрдә эшли. Түләүлеләре дә, түләүсезләре дә бар. Балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә. Кая таба борганым аңлашыладыр. Менә без туган телебезне мәктәпләрдән кудылар, дип зар елап ятабыз. Ә нигә шул татар теле, әдәбияты, тарихы, мәдәниятеһ.б. өлкәләр буенча дәресләрне интернет аша да оештырмаска? Төрле юнәлешләрдә булсын ул, төрле рәвешләрдә булсын. Түләүле дә, түләүсез дә. Миңа калса, моны файдалы да, керемле дә итеп эшләргә мөмкиндер.

Без, гадәттә, татар теле белән интернетта акча эшләп булмый, дип уйлыйбыз. Була. Һәрхәлдә, моңа потенциал бар. Мин, мәсәлән, язучы. Бүген 1920 еллар тарихы белән кызыксынам. Шул чор тарихыбыз турында лекцияләр, дәресләр, консультацияләр, архив материалларының электрон вариантын сатып алу мөмкинлеге булса, акчасын кызганыр иде дисезме? Мин тарихның бүген бер, иртәгә бүтән чоры белән кызыксыначакмын. Димәк, бер миндә генә әллә күпме акча эшләргә мөмкин. Ә Язучылар берлегендә– 300дән артык каләм әһеле. Берлеккәкермәгәннәре меңнән артык. Моннан тыш тарих укытучылары, музей хезмәткәрләре, үзешчән тарихчылар һәм тагын әллә күпме кеше бар. Бу әле тарихка караганы гына. Бүгенге интернетта әллә нәрсәләр уйлап табарга мөмкин. Тик  әлегә кадәр татар дөньясы белән бәйле бер генә тәкъдим дә очратканым юк.

Әгәр кеше, үз-үзен коткару өчен, булган мөмкинлекләрен файдаланырга теләмичә зарланып ята икән, димәк, аңа котылу түгел, ә зарлану мөһимрәк. Милләт тә шулай.

Марат Кәбиров

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*