Иртәгә, 14 октябрь, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев Сочи шәһәрендә “Татарча диктант” акциясендә катнашачак.
“Татарча диктант” акциясе – татар теленә һәм мәдәниятенә игътибарны җәлеп итү, тел белемен тикшерергә мөмкинлек бирү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру һәм туган телгә карата мәхәббәт уятуга юнәлтелгән. Быел акция сигезенче тапкыр оештырыла.