tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мәчкәрә мәрҗәннәре» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Мәчкәрәгә 70тән артык катнашучы килде
«Мәчкәрә мәрҗәннәре» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Мәчкәрәгә 70тән артык катнашучы килде

«Мәчкәрә мәрҗәннәре» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында Мәчкәрәгә 70тән артык катнашучы килде

«Мәчкәрә мәрҗәннәре» фәнни-гамәли конференциясенең төп максаты — туган телебезне саклау, гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны буыннан-буынга тапшыру һәм туган як тарихын яңарту.

Районыбызда «Мәчкәрә укулары» фәнни-гамәли конференциясе 5 ел рәттән уңышлы гына үз эшен башкарып килде. Ләкин быел ул икенче төрле форматта, мәгариф системасы белән берлектә узды. Шулай ук аның исеме дә башкача: «Мәчкәрә мәрҗәннәре». Үз көчләрен сынап карар өчен, Мәчкәрә авылына 70тән артык катнашучы килде.

— Быел без фәнни-гамәли конференциянең дәрәҗәсен күтәрүгә ирештек. Чөнки чара республика күләмендә оештырыла. Лаеш, Арча, Балтач, Биектау, Әтнә районнарыннан кунаклар көтәбез. Шунысын да әйтеп үтү мөһим: әлеге чара вакытында без төрле җирлекләргә сибелеп яшәгән татарларның тарихы белән танышабыз, — диде Мәчкәрә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сүрия Йөзмиева.

Чыннан да, ул көнне мәктәптә мохит тә бәйрәмчә иде. Шәрәфле кунакларны шушы җирлектә сакланып калган татар халкының матур йоласы — «Сөрән сугу» белән каршы алдылар. Гармун көенә милли җырларны башкарып басып торучы, милли киемнәр кигән егет-кызларны күргәч, ирексездән күңел сөенә. Шушы мизгелләрдә татар халкының киләчәге, һичшиксез, бар бит, диясе килә.

Мондый машстабтагы чара бу мәктәптә беренче тапкыр уза. Конференцияне тантаналы ачу вакытында районыбызның мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин әлеге вакыйганы “Мәчкәрә укулары«ның бер үзенчәлекле тармагы дип билгеләп үтте.

— «Мәчкәрә укулары», чыннан да, истәлекле һәм зур вакыйгаларның берсеннән санала. Без аны Татарстан Диния Нәзарәте һәм республика җитәкчелеге белән бергә үткәрә идек. Быел исә чараны башка юнәлештә оештырабыз. Мәктәпләрдә, белүебезчә, дини тәрбия бирелми. Ләкин дини һәм дөньяви тәрбияне янәшә алып бару бик кирәк. Чөнки ул киләчәк буынны белемле һәм тәрбияле итәргә булыша, — диде үз чыгышы вакытында Илфат Әхмәдуллин.

Фәнни-гамәли конференциядә эш 6 төрле секция буенча башкарылды. Аларның берсе читтән торып, рәсем бәйгесе форматында узды. Әлеге тармакта балалар бакчасы һәм башлангыч сыйныф укучылары катнаша алды. Ә калган 5 секция исә мәктәп эчендә үтте. Конференция эшендә укучылардан тыш, укытучылар да үз көчләрен сынап карады. Аларның берсе —Түбән Өскебаш мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, 38 еллык хезмәт стажы булган Рәмзия Латыйпова.

— Бу чарада беренче тапкыр гына катнашам. Республикада Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы булу да катнашу өчен күпмедер дәрәҗәдә этәргеч бирде, дисәм дә ялгыш булмас. Үз чыгышымда татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай һәм рус халкының күренекле шагыйре Александр Пушкинның иҗатларын чагыштырып сөйләячәкмен, — диде ул.

«Мәчкәрә мәрҗәннәре» фәнни-гамәли конференциясенең төп максаты — туган телебезне саклау, гореф-гадәтләребезне һәм йолаларыбызны буыннан-буынга тапшыру һәм туган як тарихын яңарту. Киләчәктә дә әлеге чара үз актуальлеген югалтмыйча, туган ягына һәм теленә битараф булмаучыларны тагын да күбрәк җәлеп итсен иде.

Чыганак: kukmor-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*