Мегион шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез Халыклар бердәмлеге бәйрәме уңаеннан милли-мәдәни чараларны балалар белән бергәлектә башлап җибәрде.
Бу хакта Мегион шәһәре “Болгар” иҗтимагый татар-башкорт җәмгыяте рәисе, Зөһрә Таһир кызы Бикташева хәбәр итте.
– Бу бәйрәм кысаларында Мегион шәһәре хакимияте, шулай ук оешмабыз тарафыннан көн саен диярлек бик күп чаралар уздырылачак. Оешма активлары белән барысында да катнашачакбыз, – дип белдерде, ул үз әңгәмәсендә.