tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әгерҗе районы музее ретро-фотографияләр белән уртаклаша
Әгерҗе районы музее ретро-фотографияләр белән уртаклаша

Әгерҗе районы музее ретро-фотографияләр белән уртаклаша

Әгерҗе районы тарихы музее Салагыш авылыннан ретро-сурәтләр белән уртаклаша. Әлеге күргәзмә Идел буе Болгар дәүләтендә рәсим рәвештә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышлана.

1993 елның 11 июнь көнендә Салагыш авылында истәлекле вакыйга – мәчет ачу тантанасы уздырыла.

“Пушкин исемендәге колхоз идарәсе, хуҗалыкның алтын куллы осталары кыска гына вакыт эчендә мәчетне төзеп куйдылар. Колхоз хезмәтчәннәре, чит төбәкләрдә яшәүче салагышлылар да изге эшкә ярдәм итәргә тырыштылар. Ул көнне авылның яше-карты Тәмимдар Мөхиткә (чыгышы белән Салагыштан, Япониядә яшәде), колхоз рәисенә бертуган Галиәскәр, Рәсим, Рәсил Шәрифуллиннарга, Наил Ясәвиевка, осталарга, һ.б. рәхмәтләрен җиткерделәр”, дип яза район музее.

agryz-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*