tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәктәпләрдә – “Үсеш нокталары”
Мәктәпләрдә – “Үсеш нокталары”

Мәктәпләрдә – “Үсеш нокталары”

“Мәгариф” илкүләм проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, өлкәбезнең татар авыллары мәктәпләрендә бер-бер артлы “Үсеш ноктасы” үзәкләре ачыла. Әлеге үзәкләр балаларга заманча технологияләр белән танышу, сәләтләрен вә талантларын ачу, хәтта үзләрен гадәти булмаган һөнәрләрдә сынап карау мөмкинлеге бирә.

“Үсеш ноктасы” үзәкләре РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә булдырыла. Аларны “Мәгариф” илкүләм проектының “Заманча мәктәп” федераль проекты буенча ачалар.

Соңгы вакытта “Үсеш нокталары” Николаевка районы Зур Чирекле һәм Татар Сайманы авыллары урта мәктәпләрендә, Чардаклы районы Үрән һәм Колмаер мәктәпләрендә, Иске Кулаткы район үзәгенең 1 нче мәктәбендә, Урта Терешка һәм Мостяк мәктәпләрендә, Яңа Малыклы районы Урта Исәнтимер авылы урта мәктәбендә эшли башлады.

Мәктәп укучылары “Үсеш ноктасы” үзәкләренә йөреп, хәзерге заман таләпләренә туры килгән сыйфатлы белем алалар, табигый-фәнни юнәлештә үзләренең талантларын һәм сәләтләрен ачалар, шулай ук физика, химия, биология буенча уку-укыту материалын практик яктан тирәнтен үзләштерәләр. Бу үзәкләр малайлар һәм кызларга табигый-фәнни һәм технологик осталыклар булдырырга да ярдәм итә. Роботехника фәне, ITга бәйле белгечлекләр авыл балаларында аеруча зур кызыксыну уята.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*