tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлки районы башлыгы Александр Никошин ифтар ашы үткәрде
Әлки районы башлыгы Александр Никошин ифтар ашы үткәрде

Әлки районы башлыгы Александр Никошин ифтар ашы үткәрде

Изге рамазан аеның бер атнасы узгач, район башлыгы Александр Никошин исеменнән ифтар үткәрелде. ”Йолдызлык” кафесында 120 дән артык мөселман катнашында узды ул.

Кунаклар татарлар яшәгән һәр авылыдан диярлек чакырылганнар иде. Шулай ук Базарлы Матакның  дурт мәчетенә йөрүчеләр, өлкән яшьтәге мөселманнар чакырулы иде. Бу әлегә кадәр районда узган иң куп кеше катнашкан авыз ачу мәҗлесе булды.

“Актай” мәчете имамы Әсхәт хәзрәт Шарапов иң элек бу бик саваплы мәҗлесне оештыручы Александр Никошинга (ул ифтарда үзе дә катнашты) рәхмәт белдерде, аңа җаваплы хезмәтендә уңышлар, гаиләсенә тыныч, имин тормыш теләде.
Әсхәт хәзрәт иң элек мөселманнар көтеп алган изге рамазан ае белән барлык кунакларны котлады.
Рамазан аеның бәрәкәтле һәм хәерле үтүен теләде.

 Хәзрәт уразаны Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен тотабыз, һәм иң мөһиме – безнең ниятебез,- диде.
– Рамазан-елга бер генә килә торган ай. Бу айда әҗер-саваплар алырга ашыгырга, күбрәк игелек кылырга кирәк,-дип киңәшләре белән уртаклашты Әсхәт хәзрәт.

Аннан ул Коръән сүрәсе укыды.

Ифтар мәҗлесендә катнашучыларны район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов сәламләде:

 -Безнең чакыруларны кабул итеп әлеге мәҗлескә районның төрле авылларыннан килгән имамнарга, мәчетләргә йөрүче ит-атларга олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. Рамазан ае безне киләчәктә дә бердәм булып, игелекле гамәлләр кылырга өндәсен. Районда рамазан ае башлануга ифтарлар үткәрелә башлады. Күмәк авыз ачуларны оештыручыларга Аллаһы Тәгалә савабын бирсен, тоткан уразаларыбыз кабул булсын,-диде Рәшит Әбрар улы.

Әлеге теләкләргә Шәүкәт мәчете имамы Рафаэль хәзрәт Гыйльметдинов та кушылды:

  -Район җитәкчесе Александр Федоровичка бүген оештырган бик күркәм мәҗлесе өчен олуг рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аңа алга таба да шулай сәләтле җитәкче булып, уңышлы хезмәт нәтиҗәләренә ирешүен телибез. Дәүләтебезгә исә тизрәк сугыш әфәтләреннән котылып, тынычлыкта яшәргә насыйп булсын,-диде ул.

100 еллык тарихы булган Ургәгар мәчете имамы Илшат хәзрәт Фәхриев, яшь мөселман егетләр исеменнән Ленсур Шакиров, өлкәннәр исеменнән Каюм Фәсахов табын артында чыгыш ясадылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Авыз ачу вакыты җиткәч, һәр кунак су эчте, хөрмәдән авыз иттеләр һәм  күмәк намазга бастылар.
Аннан табын артында мул ризыклардан иркенләп сыйланып, аралашып утырдылар.

Чыганак: alki-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*