Менделеевск шәһәрендә яңа уку елында татар телендә укыта һәм тәрбия бирә торган гимназия ачылуы көтелә.
Шул хөрмәттән, 16 апрель көнне Менделеевск шәһәрендә татар теле укытучылары, тәрбиячеләре, ата-аналар өчен Татарстанның һәм Башкортстанның халык, Россия Федерациясенең атказанган артисты, Салават Фәтхетдинов катнашында концерт-чара үтте.
Чарада район башлыгы Радмир Беляев, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Разил Зиннатуллин, район мәгариф идарәче җитәкчесе, күренекле шәхесләр катнашты.