Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Мәскәү татар штабы Татар Пати уздырды. Мондый проектларның төп максаты- Мәскәү татар яшьләрен берләштерү, мегаполиста татар мәдәниятен үстерү. Шул уңайдан, татар штабы Россия башкаласында төрле мәйданнарда яшь буын өчен кызыклы чаралар оештыра.
⠀
Татар Пати кичәсен Илназ Гарипов һәм Ренат Галиәсгар алып барды. Мәскәүдәге иң популяр һәм яшьләрне “кыздыра” белүче “Шүрәле” төркеме татарча җырлар башкарды.
Патида уеннар, конкурслар оештырылды. Ә иң мөһиме, кичәдә яшьләргә үзара танышу өчен мөмкинлекләр бар иде. Татар штабы оештырган чарада 100 дән артык кеше катнашты.
Татар штабы матбугат үзәге