tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү татар штабы Татар Пати уздырды
Мәскәү татар штабы Татар Пати уздырды

Мәскәү татар штабы Татар Пати уздырды

Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Мәскәү татар штабы Татар Пати уздырды. Мондый проектларның төп максаты- Мәскәү татар яшьләрен берләштерү, мегаполиста  татар мәдәниятен үстерү. Шул уңайдан, татар штабы Россия башкаласында төрле мәйданнарда яшь буын өчен кызыклы чаралар оештыра.

Татар Пати кичәсен Илназ Гарипов һәм Ренат Галиәсгар алып барды. Мәскәүдәге иң  популяр һәм яшьләрне “кыздыра” белүче “Шүрәле” төркеме татарча җырлар башкарды.

Патида уеннар, конкурслар оештырылды. Ә иң мөһиме, кичәдә яшьләргә үзара танышу өчен мөмкинлекләр бар иде. Татар штабы оештырган чарада 100 дән артык кеше катнашты.

Татар штабы матбугат үзәге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*