tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү театры тамашасына татарча җавап: “…Хурласыннар, тик җаның хурланмасын…”
Мәскәү театры тамашасына татарча җавап: “…Хурласыннар, тик җаның хурланмасын…”

Мәскәү театры тамашасына татарча җавап: “…Хурласыннар, тик җаның хурланмасын…”

“Современник ” театрында куелган яңа спектакльнең  илкүләм җәнҗал чыгаруы очраклы түгел

Соңгы елларда бер генә театр премьерасының да шул кадәр  тавыш чыгарганы булмады. Федераль мәгълүмат чараларында Мәскәүнең “Современник” театрында Ринат Ташимовның “Беренче икмәк” пьесасы буенча куелган спектакльгә тискәре бәя биргән язмаларда татар халкы тормышы да искә алына. Дөрес, әсәрне тәнкыйтьләүчеләр бу тамашада урысча сүгенү сүзләренә, сугыш ветераннарын мыскыл итүгә, кешеләрнең тормышта урын таба алмауларына, бер яшь егетнең икенчесен суырып үбүенә күбрәк игътибар итә. Пьеса каһарманнары татар исемле, үзләре (бары тик ике казах кешесеннән гайре) татар милләтеннән булгач, татарлар бу хәлгә ничек карый, хурланмыйлармы икән, дигән сорау да туа. Кайберәүләр авторларны яки театрны җаваплылыкка тарттыру, прокурорга  шикаять бирү турында яза. Гомумтатар оешмасының рәсми карашы ничегрәк? Шуңа күрә татар конгрессында эшләүче журналист буларак  шәхси фикерләрем белән бүлешергә булдым.

Беренчедән,  Омски өлкәсендә туып-үскән, шунда белем алган, соңгы елларда Екатеринбургта эшләгән  Ринат Ташимовны матбугатта “татар драматургы” дип атау дөрес түгел. Аның иҗатын һәи үзен дә Омски яки Екатеринбург татар җәмәгатьчелеге белми. Татар тарихын, мәдәниятын белүе шикле аның. Себер татарлары тарихын, хәзерге тормышын тасвирламый ул.

Ринатның  милли ассимиляция, манкортлашу корбаны булуы бик мөмкин. Шунысы ачык:  Ташимов соңгы елларда талантлы әсәрләре белән танылган, илнең берничә театрында аның 7-8 популяр әсәре куелган,  ул театр һәм сәнгать белгечләре арасында танылган. Тататрлытан да читтә түгел ул: 32 яшьлек  драматург, артист, режиссер   үзенең  “Беренче икмәк” пьесасын үзенең Гильминеса һәм Мөнивәрә әбиләренә багышлаган.

Пьесның төп каһарманы Нурия әбинең катлаулы, тирән шәхес һәм фидакарь шәхес булуы күрсәтелсә дә, спектакльдә татарларның яшәеше чагыла дип әйтеп булмый. Андагы татар һәм казах милләтле шәхесләр русча сөйләшәләр, русча яшиләр.

Икенчедән, рус телле җәмгыятькә багышланган бу тамашада хәзерге чорның  маргиналь  вәкилләренең социаль-әхлакый потретлары чагыла. Төгәлрәк әйткәндә, монда Россия җәмгыятенең 20-30 ел элек кичергән халәте күренә. Ялланып “Кайнар нокта”га сугышка китүче, юньле эш, максат таба алмаучы егет язмышында гомумрусия милләте вәкилләренең образы килеп баса. Бик ачы хакыйкать ачыла монда.

Тамашага хакимият, дәүләт вәкилләренең тискәре бәя бирүе табигый. Әдәбият һәм театр тәнкыйтьчеләре, матбугат чаралары аша җәмәгатьчелек фикерен чагылдыруга беркем дә аптырарга тиеш түгел.

Өченчедән,  Нурия әбинең  гел исерек йөрүе, хәтта протест күрсәтү максатыннан коега сикереп төшеп,  күңелендәге хисләрен белдерүе, сәхнәдә күрсәтелгән гаиләнең яшәү рәвешендә татар, казах милләтенә ишарәләр ясалса да, монда татар  мәдәнияты, әхлагы, гореф-гадәте күрсәтелми. “Татарлар андый булмый!” каршы чыгучылар бар.

Гүзәл Яхинаның популяр романында совет чоры фаҗигалары талантлы күрсәтелсә дә, тискәре персонажларның – усал ир Мортаза, аның “Упыриха” атлы әнисе һәм ирен атып үтерүче НКВД хезмәткәре белән кушылган Зөлайханың –  татар милләтеннән булуы авыр тәэсир калдыра. Андый  затларның  милләтләре күрсәтелмәсә, татарлыклары ассызыкланмаса, роман әллә ни популярлашмас, күңелләрне  җәрәхәтләмәс иде. Барлык тискәре геройларның бер милләттән булуын канун да, әдәбият гыйлеме дә хупламый.

Ринат Ташимов та шул ук юлдан китеп, татарлык  мөһерен сюжетны  “кыздыру”  өчен файдалана. “Причем монда татарлар?” дигән сорау туа. Күпләр Нурия әби образы дөрес күрсәтелмәгән дип шикаять язса, бу шактый нигезле дәгъва булыр. Мәскәү мөфтие Альбир хәзрәт Крганов нәкъ шундый фикерен матбугатта белдерде инде. Чыннан да спектакльдәге Нурия әби, аның оныгы – татарлар өчен типик шәхесләр түгел. Киресенчә, бик сирәк очрый  ул хәмер эчә торган татар әбиләре, җитмәсә уңай каһарман буларак танылганнары. Гомумән ялган образлар, ялгыш фикерләр бар бу әсәрдә.

Ләкин моны бәяләү һәм төзәтү – прокурор, судья эше түгел, бу тәнкыйтьчеләр, язучылар вазыйфасы. Бер егет икенчесен суырып үпкәннән соң аның “мин пидор түгел” дип аклануы да катлаулы тәэсир калдыра. Яшьләргә нигә кирәк бу? Бер җәнес вәкилләренең бер-берсенә гашыйк булуы белән аларның башын катырырга кирәкмидер. “Россия офицерлары” оешмасы җитәкче, Россия Герое, генерал-майор Сергей Липовой фикеренчә, сүгенү сүзләре куллану һәм ирләр үбешүе прокурорга мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе була алмый дип белдергән. Тәнкыйть өчен сәбәпләр җитәрлек анда!

Спектакль ошамаган хәлдә, тамашачылар төкереп чыгып китәргә, театрга бармаска хаклы. Дәүләт оешмаларының бәяләү, бүләкләү, өстәмә стимуллардан мәхрүм итү мөмкинлекләре бихисап.

Әйтергә кирәк, җәмәгатьчелекнең протест-тәнкыйтьләре нәтиҗәсез калмады. “Беренче икмәк” спектакленелең икенче премьерасында өлкән яшьтәге атаклы артистка Лия Ахеджакованың монологыннан русча сүгенү сүзләре һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын рәнҗеткән җөмләләр төшереп  калдырылачак. “Совеременник” театры шундый чигенеш ясарга карар иткән.

Чыгышы буенча татар булып та, милли үзаңы түбән булган, үз халкының әхлагын белмәүчеләр артып барганда, Ринат Ташимовның һәм “Современник” театрының мондый “милли” әсәре татар җәмәгатчелеге алдына җитди сораулар куя. Чөнки сәхнәдә чагылган татар тормышы милләтне хурлау, фаш итү, хакыйкаттән тайпылу  булып күренә.

Гомумән Россия җәмгыяте шулкадәр рухи ярлылык, мескенлек баткагына чумган, дигән тәэсир кала. Хакмы бу? Ялганмы? Уйларга кирәк. Милләтне югалту, телдән, мәдәнияттан ваз кичү, аек, чиста тормыштан тайпылу куркынычы янамыймыни безгә? Бәлки яшь драматург шул рәвештә татарларны искәртергә теләгәндер? Карагыз, нинди хәлгә төшеп барасыз, татарлар, дип әйтергә теләмиме ул?

“Беренче икмәк” пьесасын интернетта табып уку, театрлардан репортажлар карау, авторлар белән танышу шундый катлаулы фикерләр  уята. Минемчә, манкортлаша башлаган татар мохите өчен бу искәртү үзенә  күрә вакцина хезмәтен үтәргә тиеш. Гүзәл Яхиналар да, Ринат Ташимовлар да үзебезнең милли мохиттән үсеп чыгалар. Аларга үпкәләргә түгел, ә үз вакытында аларга милли тәрбия бирергә,  милли рухлы әсәрләргә юл ачарга кирәк.

Габдулла Тукай сәхнә йолдызы Сәхипҗапал Гыйззәтуллина-Волжскаяның альбомына язган Сәгыйть Сөнчәләй “Сөй гомерне, сөй халыкны…” шигыре бүген дә актуаллеген югалтмый:

” Киң күңелле бул эчеңнән, мыскыл ишетсәң, «вак» диген,
Таптасыннар, хурласыннар, тик җаның хурланмасын.”

Үз кардәшләребезнең, талантлы милләттәшләребезнең ялгыш юлдан китүе, милли кыйбланы югалтуы бик аяныч булыр иде.

Римзил Вәлиев

 Ринат Ташимовның иҗаты турында  кайбер язмаларны түбәндәге сылтамалардан карый аласыз.

  1. aif.ru
  2. jpgazeta.ru
  3. ptj.spb.ru
  4. e-news.su
  5. yandex.ru/news
  6. news.ru

РИНАТ ТАШИМОВНЫҢ   ТОРМЫШ ЮЛЫ ҺӘМ ИҖАТЫ ТУРЫНДА БЕЛЕШМӘ

Родился в татарской деревне Инцисс в Муромцевском районе Омской области.

Окончил Омский государственный университет им. Ф. М. Достоевского по специальности «актер драматического театра и кино». В 2013 году поступил в Екатеринбургский государственный театральный институт, где изучал драматургию на курсе Николая Коляды. В 2020 году поступил в магистратуру Школы-студии МХАТ (мастерская В. А. Рыжакова).

В 2004 году стал играть в Лицейском Театре, в 2006 — в Театре-студии А. Гончарука (Омск), в 2013 году был актером «ТОП-театра».

В 2013 году переехал в Екатеринбург и присоединился к труппе «Коляда-театра». Покинул театр в 2020 году.

В 2014 году стал режиссёром Центра современной драматургии, в 2016 — главным режиссёром ЦСД[6], где поставил более двадцати спектаклей и читок по пьесам современных драматургов.

Многократный лауреат крупнейших конкурсов драматургии. Двукратный победитель Международной премии молодых драматургов «Евразия» и Международного литературного Волошинского конкурса, участник фестиваля молодой драматургии «Любимовка», Омской лаборатории современной драматургии, лауреат Конкурса современной драматургии «PRO/ДВИЖЕНИЕ».

В 2016 году на конкурсе конкурсов «Кульминация» пьеса «Шайтан-озеро» была признана «Пьесой года», а в 2017 году пьеса «Первый хлеб» вошла в финал.

В 2017 же году вместе с драматургами Юлией Тупикиной и Михаилом Дурненковым принял участие в международной программе Lark+Любимовка, где его пьеса «Шайтан-озеро» была представлена в Нью-Йорке в рамках лаборатории.

В июне 2018 года пьеса «Шайтан-озеро» была представлена на фестивале современной драматургии в Колумбийском университете, Нью-Йорк, США.

Пьесы

  • «Пещерные мамы»
  • «Шайтан-озеро»
  • «Первый хлеб»
  • «Катифа»
  • «Кошачий полдник»
  • «Шпаликов»

Киносценарии

  • «Второе солнце»

Избранные постановки пьес

  • 2014 — «Пещерные мамы». Центр современной драматургии, г. Екатеринбург, реж. Ринат Ташимов
  • 2015 — «Пещерные мамы». Театр «Галёрка», г. Екатеринбург, реж. Александр Кудряшов
  • 2017 — «Кульминация». Мастерская Дмитрия Брусникина, школа-студия МХАТ, реж. Дмитрий Брусникин
  • 2018 — «Шпаликов». Ельцин-центр, г. Екатеринбург, реж. Николай Русский
  • 2018 — «Шайтан-озеро». Ачинский драматический театр, реж. Ю. Урнов

Режиссёр театра

Центр современной драматургии

  • 2014 — «Моя любимая муха» по пьесе С. Баженовой «Злая сказка»
  • 2014 — «Клетка» по пьесе А. Сойкиной
  • 2014 — «Пещерные мамы» по собственной пьесе
  • 2015 — «В Москву! В Москву!» по пьесе Д. Уткиной и И. Васьковской «Макаки, пицца и деструкция»
  • 2015 — «Царевич Заморышек» по пьесе И. Васьковской
  • 2016 — «Чайка» по пьесе А. Чехова
  • 2016 — «Москва-Петушки» по одноименной поэме В. Ерофеева, инсценировка С. Баженовой
  • 2017 — «Девушки в любви», по пьесе И. Васьковской
  • 2014 — «Архивация шрамов», галерея уличного искусства «Свитер», Екатеринбург

Режиссёр кино

В 2017 году Ринат Ташимов, Алёна Тремазова и Максим Шкурин сняли игровой короткометражный фильм «Земля». Фильм участвовал во множестве фестивалей, включая XXIII Международный фестиваль фильмов о правах человека «СТАЛКЕР»,
I Сухумский международный кинофестиваль, 40-й Московский международный кинофестиваль, Всероссийский фестиваль авторского короткометражного кино «Арткино» (лучший экспериментальный фильм года) и Международный фестиваль авторского кино «Киноликбез»-IX (Золотой Жан-Люк за лучший отечественный короткометражный фильм).

Весной 2021 года закончил работу над полнометражным дебютом по собственному сценарию — «Второе солнце» (Кинокомпания «29 февраля», продюсер Алексей Федорченко)[35].

Актёр

Коляда-театр

  • «Ревизор», Николай Гоголь, реж. Н. Коляда — Осип
  • «Мертвые души», Николай Гоголь, реж. Н. Коляда — Гоголь
  • «Борис Годунов», Александр Пушкин, реж. Н. Коляда — Басманов
  • «Амиго», Николай Коляда, реж. Н. Коляда — мальчик-хлебопек
  • «Ба», Юлия Тупикина, реж. Н. Коляда — Лёша
  • «Землемер», Николай Коляда, реж. Н. Коляда — Землемер

Центр современной драматургии

  • «Эмиль большая голова», Светлана Баженова, реж. С. Баженова — Жак
  • «Старая зайчиха», Николай Коляда, реж. Н. Коляда — Заяц
  • «Ромул и Рем», Бернар-Мари Кольтес, реж. А. Вахов — Азиз
  • «Мне моё солнышко больше не светит», Алексей Забегин, Владимир Антипов, реж. А. Забегин, В. Антипов — Вадик
  • «Галатея Собакина», Ирина Васьковская, реж. А. Бутаков — Вася
  • «Ба», Юлия Тупикина, реж. Н. Коляда — Лёша

Московский театр «Современник»

  • «Мам, а кто это на фото?», реж. Ф.Гуревич — Мама Роза

Театр Ермоловой

  • «Сузуки», реж. Р.Лыков — Камарды

Публикации

  • Ринат Ташимов. Пещерные мамы. Журнал «Искусство кино»; № 11, 2015
  • Ринат Ташимов. Шайтан-озеро. Сборник пьес шорт-листа конкурса драматических произведений «Кульминация-2016»
  • Ринат Ташимов. Шайтан-озеро. Сборник пьес молодых авторов СНГ, Грузии и Балтии
  • Ринат Ташимов. Первый хлеб. Сборник пьес шорт-листа конкурса драматических произведений «Кульминация-2017»
  • Ринат Ташимов. Первый хлеб. Сборник пьес молодых автор СНГ, Балтии и Грузии
  • Ринат Ташимов. Кошачий полдник. Уральская драматургическая инфраструктура под знаком Солнца. Пермь, 2015

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*