tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чүпрәледә мөфти катнашында яңартылган мәчет ачылды
Чүпрәледә мөфти катнашында яңартылган мәчет ачылды

Чүпрәледә мөфти катнашында яңартылган мәчет ачылды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 14нче көнендә (24нче июльдә), Чүпрәле районы мөселманнары тормышында күптән көтеп алынган сөенечле вакыйга: Кече Чынлы авылының үзәк мәчете реконструкциядән соң янәдән үз ишекләрен ачты. Барлык чүпрәлеләрнең уртак шатлыгын уртаклашырга күпләгән кунаклар килде. Биредә бүген яңартылган гыйбадәтханә ачылу белән бергә, авыл халкы катнашында корбан ашы да гөрләде.

Тантанага авыл халкы, илнең төрле төбәкләрендә яшәүче авылдашлар, дин әһелләре җыелды. Бәйрәм башланыр алдыннан “Саф” төркеме, автор-башкаручы Илгиз Шәйхразиев башкаруында мөнәҗәтләр яңгырады.

Аннары Чүпрәле районы Кече Чынлы авылы имам-хатыйбы Марат (Муса) хәзрәт Шәйдуллов башкаруында Кәлам Шәрифтән аятьләр укылып, тантана ачылды.

Җыелган халыкка сәламләү, тәбрикләү сүзләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Марат Гафаров, Тәтеш муниципаль районы башлыгы Рәмис Сафиуллов, “Цильна” ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Борис Гафуров җиткерде.

Мөфти хәзрәт Корбан бәйрәме белән ихлас котлауларын җиткереп, бу авыл җирлегендә дин кардәшләребезнең мәчеткә карата зур игътибар күрсәтүләрен югары бәяләп, ихлас теләкләрен җиткерде. Әлеге мәчетне төзекләндерү эшләрен финанс яктан тәэмин итеп, шушы изге эшне башлап йөрүче “Цильна” ҖЧҖ җитәкчесе Гафуров Борис Аппау улы мөфти тарафыннан Нәзарәтнең медале белән бүләкләнде, ә Кече Чынлы авыл җирлеге башлыгы Халитов Гомәр Шәфикъ улына, Кече Чынлы үзәк мәчетенең имам-хатыйбы Шәйдуллов Марат Нәҗип улына һәм мәчетне төзекләндерү эшләрен җитәкләүче инженер-төзүче Җаббаров Илдар Адизян улына рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тәбрикләүләрдән соң, тәкбирләр әйтеп, кунаклар мәчеткә узды һәм өйлә намазын укыды.

Аннары биредә барлык җыелган халык катнашында корбан ашы үтте.

Белешмә.

Татарстанның Чүпрәле районында урнашкан Кече Чынлы авылында 1917нче елга кадәр 9 мәхәллә була. Инкыйлабтан соң мәчет биналары кайсылары сүтелә, кайсылары башка максатларда кулланыла башлый. 1990нчы ел ахырында Чүпрәле районында беренче булыр ике катлы мәчет бинасы калкып чыга. Беренче катта хатын кызлар өчен гыйбадәт бүлмәсе, тәһарәтханә, хуҗалык инвентарьлары урнаша. Икенче катта гомуми мәйданы 130 кв.метр булган гыйбадәт залы булдырыла.

2019 елда мәчеттә капиталь төзекләндерү мәсьәләсе килеп баса. Ярдәмне  “Цильна” җәмгыяте җитәкчесе Барис Аппау улы күрсәтә. Манарадан башлап фундаментка кадәр бинаның тышы яңартыла. Үзәкләштерелгән су системасына тоташтырыла. Заманча тәһарәтханә булдырыла. Бүлмәләр эчтән сыйфатлы материаллар белән ясала. Мәчеткә алып керә торган юллар яңадан җәелә. Машиналар кую өчен махсус урын төзелә.

Кече Чынлының ике катлы үзәк мәчетенең беренче катында чишенү бүлмәсе, кухня, ифтарлар үткәрү, уку-укыту өчен махсус эшләнгән күп функцияле зал урнашкан. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен тәһарәтханә бар. Икенче катта намаз уку залы. Мәчет ел дәвамында уку-укыту эшләрен алып бара, балалар һәм өлкәннәр өчен дини бәйрәмнәр, конкурслар оештыра.

Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә Кече Чынлы авылында ике мәчет, ә Чүпрәле районында барлыгы 26 мәчет дин кардәшләребез өчен хезмәт кыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*