tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Нижгар өлкәсендә яшәүче Фаил Арифуллин – социаль җаваплы, авыл җанлы аграрий
Нижгар өлкәсендә яшәүче Фаил Арифуллин –  социаль җаваплы, авыл җанлы аграрий

Нижгар өлкәсендә яшәүче Фаил Арифуллин – социаль җаваплы, авыл җанлы аграрий

Туган нигезе Шөбиленең авыл хуҗалыгы җирләрендә күптән инде фермерчылык белән шөгыльләнеп килүче Фаил Арифуллин өлкәнең татар авылларында уңышлы аграрийларның берсе. Басу-кырларның уңышлыгын арттырыр өчен хуҗалыкның техник паркы һәр ел заманча яңа төр агрегатлар белән тулыландырыла. Узган кыш ахырында Фаил Харис улы иген суктыра торган комбайнның икенчесен – иң соңгы модификацияле “ACROS-595 Plus” дигәнен Сберлизинг программасы буенча алган, ә язын “John Deere” чәчү комплексын кайгырткан.

Язгы кыр эшләре кысаларында Шөбиле җирләренә 1300 гектар мәйданда бодай, борчак, арпа, 300 гектар шикәр һәм азык чөгендере чәчелгән. Быел күпләп коры азык та кайгыртыла биредә, чөнки хуҗалыкта әле терлек тә үрчетелә. Күмәк хуҗалыктан мирас булып калган берничә каралтыны Фаил Харис улы көзен яңартты һәм аларны 300 баш курдюк токымлы сарыклар белән тутырды, терлекне саф һавага һәм азыкка чыгарыр өчен, шактый территорияне койма белән уратып алынды. Бүген сарыклар нәсел бирә инде, хәзер аларның саны 600гә якын. Тик КФХ җитәкчесе моның белән чикләнергә җыенмый – планында күпләп тагын бер төр туар үрчетү. Шуңа бу хуҗалыкта азык әзерләү бүген актуаль булып тора. Шөбиле һәм Янау егетләреннән тупланган әлеге бригаданы Рушан Динмөхәммәтов, Александр Жарков, Хәсән Хафизов, Мөхәррәм Мерсияпов һәм Анатолий Лукьянов тәшкил итә.

Хәсән Хафизов биредә 35 ел инде эшли: үзе механик та, электрик та, эретеп ябыштыручы да. Без барган көнне ул техника азбарында кара майга һәм сыкма тиргә батып, сафтан чыккан чапкычны җайга салып маташа иде. Мөхәррәм Мерсияпов газетабыз укучыларына яхшы таныш, чөнки Шөбиле хуҗалыгыннан чәчү, иген җыю, азык әзерләү эшләреннән ясалган репортажларның  даими герое ул. Рушан Динмөхәммәтов КФХ хезмәткәре булмаса да, Фаил Харис улы үтенече буенча, үләнне чабуда булыша.

Гомуми алганда, болында 300-350 килограммлы якынча 1000нән артык тюк әзерләнгән. Терлек асраучы пай ияләре дә яңа печәнгә ия булган инде. Тюкларны хуҗалык  техникасы халыкка азбарларына үк илтеп бирә.

Шөбиле азыгына Карга халкында да сорау зур икән. Крестьян хезмәтенең авыр булуын, аның кыйммәтен яхшы белеп, Фаил әфәнде кайбер очракларда азыкны алдан түләүдән башка бирә. Шулай ук каргалылар үтенече буенча, ул шәхсән үзе, махсус тракторны иярләп, бу ике авылны кырлата бәйли торган юлның язгы ташкын сулары агызган бер участогын тигезәйткән.

Фаил Арифуллинны социаль җаваплы, авыл җанлы аграрий дияргә була. Кайбер авылларда күмәк колхозлар урынына килгән эшмәкәрләр, аның калган материаль-техник базасын үз файдасына гына кулланса, биредә – киресенчә. Советлар чорында колхозлар авыл территорияләрен бар яктан карап, тәэмин итеп торган. Фаил Харис улы да менә әле шул функцияне, авылдашлары алдында социаль җаваплылыкны, азрак күләмдә булса да, үтәргә тырыша. Мал-туар асрау белән шөгыльләнүче авылдашларын туйганчы азык, иген белән тәэмин итә. Кече фермерларга болыннан кулланышка бушлай 100 гектарга якын мәйдан тапшырган. Авылның башка тармак тормышында да актив катнаша ул. Администрация башлыгы Илдар Мөхәммәдияров белән тыгыз элемтәдә торып, җирле мөһим проблемаларны чишүдә булыша. Мәсәлән, өлкә программасы кысаларында юлларны төзекләндәрүгә юнәлтелгән проектларны финанслауда нык ярдәм күрсәтә ике дистә елдан артык аграр бизнес белән шөгыльләнүче фермер.

Фаил Харис улы шикелле кече ватаны, якташлары ихтыяҗына битараф калмаган хәлле шәхесләр булганда, авылларыбыз яшәячәк әле.

Илнар Садеков

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*