tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәү тәрҗемәчесе Тукай шигырьләре җыентыгын ике телдә чыгарган
Мәскәү тәрҗемәчесе Тукай шигырьләре җыентыгын ике телдә чыгарган

Мәскәү тәрҗемәчесе Тукай шигырьләре җыентыгын ике телдә чыгарган

Яңа ел алдыннан  Татарстан китап нәшриятында Габдулла Тукайның чираттагы сайланма әсәрләре дөнья күрде. Бу китапның үзенчәлеге шунда – ул соңгы елларда популяр “билингва” форматында басылган.

венера думаева китапҖыентыкта Габдулла Тукай иҗатыннан шигъри үрнәкләр, әкиятләр, поэмалар татар һәм рус телләрендә тәкъдим ителә. Әсәрләрне русчага шагыйрә, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Венера Думаева-Вәлиева тәрҗемә иткән. 343 битле китапта Тукайның 120дән артык әсәре урын алган.

Мәскәүдә яшәп иҗат итүче Венера Думаева-Вәлиеваның Тукай тәрҗемәләре соңгы елларда берничә китап булып дөнья күргән иде инде. Ул электән тәрҗемә өлкәсендә хезмәт куя. Тукай иҗатына алынуы турында исә болай сөйли:

– Тукайның 90 еллыгы уңаеннан Мәскәүнең Маяковский театрында уздырылган тантаналы кичәдә катнашырга туры килгән иде. Әлбәттә, анда Тукай рус телендә генә яңгырады. Әмма ул тәрҗемә әсәрләрдәге һәр юл, һәр җөмлә минем колакларны ярып, милли хисләремне мәсхәрә итте. Әле дә хәтерлим, мәсәлән, Тукайның “Эштән чыгарылган татар кызына” – “Опозоренной татарской девушке” шигырендә “Словно листья желты твои щеки” дип язылган иде. Кемгә татар кызы турында шулай әйтергә рөхсәт ителгән ди?! Өйгә кайткач, “Как осенние листья, бледна” дип язып куйдым. Тукайны мин шул көннән соң – Тукай теленә генә түгел, хәтта рус теленә дә ярашсыз текстларны ишеткәч, тәрҗемә итә башладым һәм беркайчан да бу эштән туктамадым.

Венера Думаева-Вәлиева шулай ук Муса Җәлил, Дәрдемәнд, Хәсән Туфан, Фатих Кәрим шигырьләрен, алман шагыйрьләре Иоганн Вольфганг Гёте, Луи Фюрнбергның да әсәрләрен тәрҗемә итеп әдәбият дөньясында танылу тапты.

– Барлык шигырьләр дә тәрҗемәгә лаек була алмый. Совет чорындагы тәрҗемә эше, әйтик, Тукайны тәрҗемә иткән шул ук Липкин, Тушнова, Моран, Ахматовалар чорындагы әдәби тәрҗемә бүген инде үзенең максатларын үзгәртте. Мин тәрҗемә мәйданына җәмгыятебездә икетеллелек хөкем сөргән дәвердә килдем. Икетеллелек күренешенең ямьсез ягы да бар – туган тел артка чигенә. Ләкин, минемчә, нәкъ менә хакыйкый тәрҗемә, төп нөсхәне бозмый һәм үзгәртми торган тәрҗемә әсәрләр укучының йөзен чын Тукайга таба борыр. Яшь татар укучысы Тукайны минем тәрҗемәләрем аша яратыр дип өметләнәм, – ди Венера ханым.

Шагыйрь әсәрләренең төп нөсхәләре янәшәсенә русча тәрҗемәләрен тәкъдим итеп, Венера Думаева-Вәлиева инде дүрт китап әзерләде. Моңа кадәр 2009 елда Татарстан китап нәшриятында Дәрдемәнд җыентыгы, 2009 һәм 2013 елларда Мәскәүдә И.В.Гётеның ике җыентыгы басылган иде.

Ике телле җыентыкларга кызыксыну артуны, Венера Думаева-Вәлиева матур әдәбият укучыларның тәрҗемә әсәрләргә таләпләре катгыйлануын күрсәтә, дип аңлата. Бигрәк тә Тукай иҗатын сөючеләр түбән сыйфатлы тәрҗемәләр белән беркайчан да килешмәячәк.

Лилия Гаделшина, “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*