tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә «Шәрыкъ базары Казанда» милли мәдәниятләр фестивален тәкъдим иттеләр
Мәскәүдә «Шәрыкъ базары Казанда» милли мәдәниятләр фестивален тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә «Шәрыкъ базары Казанда» милли мәдәниятләр фестивален тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында «Шәрыкъ базары Казанда» милли мәдәниятләр фестиваленең презентациясе узды. Чарада Кытай, Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан һәм башка илләрнең илчелекләре хезмәткәрләре катнашты.

Проект авторы Рифат Фәттахов билгеләп үткәнчә, фестиваль программасында җиде зур чара каралган, шул исәптән быел октябрь аенда Казанда тантаналы ачылыш һәм гала-концерт.

«Узган ел без беренче тапкыр Казанда фестиваль үткәрдек. Ул зур кызыксыну уятты. Шуңа күрә без масштабны һәм географияне киңәйтергә булдык. Быел без 25 илдән һәм Россиянең 15 төбәгеннән вәкилләр көтәбез. Без аларның барысыннан да үз халкының йөзләрен күрсәтүләрен сорадык, күпләр зур делегацияләр җибәрергә тели. Ингушетиядән 40 кешелек Дәүләт җыр һәм бию ансамблен җибәрергә телиләр», — дип сөйләде ул.

«Халык бу проектны хуплый. Без бер ел эчендәге эшебезгә йомгак ясарга булдык. Быел октябрь аенда Казанда әлеге проект кысаларында зур концерт узачак. Мәдәният барлык халыкларның тормышын билгели. Шуңа күрә без ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәтләребезне саклауга басым ясыйбыз», — дип өстәде Татарстан вице-премьеры, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин.

«Шәрыкъ базары Казанда»ның максаты – төрки һәм көнчыгыш халыкларының милләтара һәм дәүләтара мәдәни элемтәләрен ныгыту һәм аларның иҗади потенциалын халыкара дәрәҗәдә тәкъдим итү. Проект 2022 елда булдырылды, аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*