tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Минем яраткан артистым” бәйгесе нигезләмәсе
“Минем яраткан артистым” бәйгесе нигезләмәсе

“Минем яраткан артистым” бәйгесе нигезләмәсе

Бөтендөнья татар конгрессы сайтының

«Минем яраткан артистым» конкурсын үткәрү турында 

НИГЕЗЛӘМӘ

  1. Гомуми нигезләмәләр:

1.1. “Минем яраткан артистым” конкурсның (алга таба Конкурс) оештыручысы – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты (алга таба Конгресс);

1.2. Конкурс турында Нигезләмә конгрессның рәсми сайтында (https://tatar-congress.org) “Рәсми басма” сәхифәсендә урнаштырыла.

1.3. Конкурста иң яхшы эшләргә (ике номинациядә дә) I, II, III нче урыннар бирелә, дипломнар һәм бүләкләр тапшырыла;

1.4. Жюри игътибарга лаек хезмәтләрне сайлап алып, аларга Рәхмәт хатлары тапшырырга хокуклы;

1.5. Барлык катнашучыларга да сертификатлар бирү каралган;

1.6. Конкурска бер генә хезмәт килсә, яисә бер хезмәт тә килмәсә, Конкурс үткәрелмәде дип таныла.

  1. Конкурсның максаты һәм бурычлары:

2.1. Конкурсның максаты – татар артистларының иҗаты белән танышу, аны популярлаштыру; артистларга, аларның һөнәренә карата хөрмәт тәрбияләү;

  1. Конкурсның номинацияләре:

3.1 Конкурс ике номинация буенча уздырыла:

“Яраткан эстрада артистым”;

“Яраткан театр артистым”.

3.2 Конкурс Вконтакте социаль челтәрендә уздырыла.

  1. Конкурста катнашучылар:

4.1 Конкурс өч яшь категориясендә уздырыла:

14-18 яшь;

19-25 яшь;

26 яшьтән өлкәнрәк.

4.2 Конкурста катнашучы социаль челтәрдә яраткан артисты турында язмасын урнаштырырга тиеш;

4.3 Конкурста катнашучы әлеге Нигезләмәнең 5нче бүлегендә бәян ителгән тәртиптә һәм күрсәтелгән шартларны, таләпләрне үтәп, үз эшләрен Вконтакте социаль челтәрендәге “Минем яраткан артистым бәйгесе” (vk.com/public220175218) төркеменә урнаштыра.

4.4 Язмалар астына исем-фамилиясе, кайдан булуы, яше, кайсы номинациядә катнашуы, шулай ук электрон почта адресы языла.

  1. Конкурсны үткәрү шартлары һәм таләпләре

5.1 Конкурска тәкъдим ителүче язма А4 форматындагы бер биттән артмаска тиеш; язманы артистның фотосы белән тулыландырырга мөмкин.

5.2 Конкурс эшләрен кабул итү срогы тәмамланганнан соң килгән хезмәтләр каралмый.

5.3 Конкурска старт 2023 елның 24 нче маенда бирелә. Ул 2023 нче елның 23 нче июненә кадәр дәвам итәчәк.

5.8. Конкурсның иң яхшы язма авторларын жюри сайлап ала. Аларның исемнәре Бөтендөнья татар конгрессы сайтында һәм Вконтакте социаль челтәрендәге “Минем яраткан артистым бәйгесе” (https://vk.com/public220175218) төркемендә 2023 нче елның 30 нчы июнь көнне игълан ителәчәк.

5.9 Конкурска җибәрелгән эшләрне Конгрессның сайтына урнаштыру оештыручылар хокукында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*