Россия башкаласының Татар мәдәни үзәгендә милли камыр ашларыбызны әзерләүгә багышланган мастер-класс үткәрелә.
Чара иртәгә, 20 февральгә билгеләнгән. Бу хакта Мәскәү шәһәренең Татар милли автономиясе хәбәр итә.
14.00 сәгатьтә Кече Татар тыкрыгында урнашкан 8 нче йортта барлык теләүчеләрне өчпочмак, кыстыбый, бәлеш һәм чәк-чәк пешерергә өйрәтәчәкләр. Чара барышында «Татар моңнары» ансамбленең концерты да узачак. Чарага керү ирекле.
Мастер-классны «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы белән берлектә Мәскәү татарлары автономиясе оештыра.