tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык йортында Туган тел көненә концерт узачак
Дуслык йортында Туган тел көненә концерт узачак

Дуслык йортында Туган тел көненә концерт узачак

21 февральдә — Халыкара туган тел көнендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты концерт программасын тәкъдим итәчәк.

Татарстанның Мәдәният министрлыгы белдергәнчә, Татарстан Халыклар Дуслыгы йортының концерт залында республикада яшәүче халыкларның җыр һәм бию традицияләрен тәкъдим итүче иң яхшы коллективлар чыгыш ясаячак.

Концертта Татарстан Республикасының атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «МираЅ» инструменталь ансамбле дә катнаша. Башка катнашучылар да булачак.

Концертка чакыру билеты белән керергә мөмкин.

Халыкара туган тел көне ЮНЕСКО карары белән 1999 елның ноябрендә гамәлгә куелды. 2000 елдан бирле дөньяның тел һәм мәдәни төрлелеген саклау максаты белән ел саен билгеләп үтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*