tatruen
Баш бит / Слайдер / Ватанпәрвәр шагыйрь истәлеге йөрәкләрдә саклана
Ватанпәрвәр шагыйрь истәлеге йөрәкләрдә саклана

Ватанпәрвәр шагыйрь истәлеге йөрәкләрдә саклана

Татарстан республикасы, Казан шәһәре.  Татар әдәбиятының классигы, яугир шагыйрь Фатих Карим 1945 нчы елның 19 февралендә Кенигсбергне яулау өчен барган каты сугышта һәлак булган. Һәр елның бу көнендә  Фатих Кәрим исеме, аның шигырьләре зур хөрмәт һәм горурлык хисләре белән тирән мәгънәле чарада искә алына.

Быел каһарман шагыйрьнең һәлак булу көнен искә алу гадәттәгечә Бөек Ватан сугышын музеенда түгел,   ә Миславский урамы, 8 йортның диварына куелган барельеф янында оештырылды.  Бу йортка Ф.Кәрим 1941 елның декабрендә төрмәдән тулысынча акланып чыккач кайткан һәм 30 декабрьдә шул ук ишектән фронтка китеп,  3 елдан артык каты сугышларда катнашканнан соң һәлак булган.  Шагыйрьнең кызы  Ләйлә ханым Кәримова апасы Ада һәм әнисе Кадрия Ишукова белән бу йортта сугыш чорында һәм сугыштан соңгы елларда яшәгәннәр.

Ләйлә ханым 2020 елның ноябрендә вафат булганнан соң аның улы, Фатих Кәримнең оныгы Артем Кәримов шагыйрьне искә алу чарасына әдәбият сөючеләрне һәм Казанда Ф.Кәрим дәваланган госпиталь бинасына урнашкан 36нчы гимназия укучыларын чакырды.

Артем Кәримов һәм бу чарага килүче башка шәхесләр                                                                                                                                                                                                  шагыйрьнең гаилә тамырларын хәтерләүче йортның диварына куелган Фатих Кәрим барельефына чәчәкләр салдылар. Шагыйрьнең оныгы  биредә җыелган әдәбият сөючеләргә бу тарихи йорт һәм бабасының гомер батырлыгы турында сөйләде.  Фатих Кәримнең яугирлеге, аның иҗаты турында фикерләр, шагыйрьнең әсәрләре белән гимназия укучылары, укытучы Ирина Камалетдинова, Ф,Кәримнең якташы журналист Римзил Вәлиев, әдәбият белгече Флюра Даминова, журналист Сания Мирхалиева чыгыш ясадылар.

Бишбүләк районы, Ает авылы.

 

Шул ук көнне Башкортостанның Бишбүләк районы Ает авылындагы Фатих Кәрим музеенда яугир-шагыйрьне искә алу митингында Ф.Киримнең һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Анда үткәрелгән хәтер сәгатендә Бишбүләк районы админстрация башлыгы Артур Зарипов, районның мәдәният һәм яшьләр сәясәте идарәсе җитәкчесе Елена Арефьева катнаштылар. Ф.Кәримнең авылдашлары шагыйрьнең әсәрләрен укыдылар, “Татаркино” студиясе шагыйрьгә багышлап төшергән фильмны карадылар. (Мәгълүмат чыганагы – https://vk.com/wall-188242635_854)

 Калининград.Традиция буенча Калиниград өлкәсендә Ф.Кәримнең батырлыгын искә алу чарасы үткән. “Кардәшләр” татар җәмгыяте вәкилләре Ф.Кәрим һәлак булган Багратионовски районына сәяхәт кылганнар.

P.S.Узган 2021 нче елның 19 февралендә Ф.Кәримне искә алу чарасының Казан шәһәренең 36 гимназиясендә үтүенә багышланган  язманы түбәндәге сылтамадан  укый аласыз https://tatar-congress.org/ru/blog/den-gibeli-fatiha-karima-pamyat-o-poete-i-voine-zhiva/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*