tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Моңлы саз чыңнары – 2022» бәйгесе старт ала
«Моңлы саз чыңнары – 2022» бәйгесе старт ала

«Моңлы саз чыңнары – 2022» бәйгесе старт ала

«Моңлы саз чыңнары – 2022» конкурсы башланды. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дигән сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре, Г.Тукайның сирәк яңгырый торган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләгән видеоязмалар конкурсы  бишенче ел рәттән «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясе  тарафыннан оештырыла.

Конкурста Татарстан һәм Россия регионнарында эшләүче мәктәпкәчә, башлангыч, төп һәм урта гомуми, өстәмә һөнәри белем бирү оешмаларының педагогик хезмәткәрләре, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнаша ала.

Әлеге Нигезләмә magarif-uku.ru сайтында урнаштырылды.

Язмалар «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының электрон почтасына (e-mail: [email protected][email protected] ) 20 нче апрельгә кадәр кабул ителә. Хатта «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип язарга кирәк.

Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләкләр, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррирләреннән махсус призлар тапшыралачак.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*