tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төмәннең Көсәйкүл мәктәбендә татар телен атнасына өч сәгать укыталар
Төмәннең Көсәйкүл мәктәбендә татар телен атнасына өч сәгать укыталар

Төмәннең Көсәйкүл мәктәбендә татар телен атнасына өч сәгать укыталар

Аромаш урта гомуми белем бирү мәктәбе филиалы булган Көсәйкүл мәктәбендә дистанцион уку вакытында укытучыларның хезмәте тукталмый, укучыларга белем бирәләр, түгәрәк эшләре дә дәвам итә. Мәктәптә 1-9 сыйныф укучылары белем ала. Монда татар теле һәм әдәбияты атнасына 3 сәгать укытыла. Мәктәп җитәкчесе Гүзәл Тимеркәева: “Уку программасыннан тыш, без класстан тыш чараларга әзерләнергә, аларны үткәрергә дә өлгерәбез.

Балалар белән онлайн форматта эшлибез. Укучылар видеоэлемтә буенча укытучы белән аралашалар, сайт яки платформада биремнәрне онлайн эшлиләр, электрон почта аша рефератларын, хәбәрләрен җибәрәләр. Бөек шагыйрьләребез Г.Тукай, М.Җәлил шигырьләрен “Туган тел” көненә ятлап, безгә фото-видео язмаларын җибәрәләр. Укытучылар укучылар белән туган телдә сөйләшәбез, аларның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынганнарын, белгәннәрен күреп, шатланабыз”, – дип мәктәп яңалыклары белән уртаклашты.

Көсәйкүл мәктәбе сәхнәсе бөек татар шагыйре Г.Тукайның әсәрләре буенча сюжетлы картина белән бизәлгән. Талантлы рус теле һәм әдәбияты укытучысы Дания апа Шәйхетдинованың иҗади эше балаларны рухландыра, мәктәп кунаклары да сокланып карыйлар. Көсәйкүл мәктәбе укучылары ел саен олимпиадаларда, конкурсларда катнашалар. Узган елны мәктәп укучылары татар теле һәм әдәбияты буенча өлкә олимпиадасында катнашып, призлы урын алдылар. Гүзәл Тимеркәева Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Әңгәмәбезне дәвам итеп Гүзәл Рафаил кызы: “Мәктәптә укучылар саны азая барса да, укытучыларыбыз, әти-әниләр башка мәктәпләрдән калышмаска тырышалар. Барлык район һәм өлкә күләмендә оештырылган чараларда, бәйгеләрдә укучыларыбыз белән катнашабыз. Мәктәп каршында “Мирас” фольклор коллективы оештырылды. Ел саен өлкә күләмендә үткәрелгән “Таң йолдызы” фестивалендә катнашып лауреат дипломнары алдык. “Түгәрәк уен” өлкә фольклор фестивалендә катнашып Рәхмәт хаты белән бүләкләндек. Күптән түгел укучыбыз Самирә Әхтәмова җирле шагыйрә Галия Абайдуллинаның “Кыш батыр” шигырен рус теленә тәрҗемә итеп өлкә күләмендә үткәрелгән конкурста 2 урынга чыкты, сертификат белән бүләкләнде”, – диде.

Кеше никадәр күп тел белә – рухи яктан шулкадәр баерак була. Көсәйкүл авылы мәктәбендә татар теленә, әдәбиятка мәхәббәт башлангыч класслардан тәрбиялиләр. Авыл мәктәбендә укучылар рус теле һәм әдәбиятын да яхшы беләләр. Укытучылар укучылары белән төрле бәйгеләрдә, 7-15фестивальләрдә катнашып татар мәдәниятенә, гореф-гадәтләребезгә хөрмәт һәм кызыксыну уяталар. Иң дә мөһиме: авылда һәр гаиләдә балалар туган телдә сөйләшәләр. Көсәйкүл мәктәбен тәмамлаучылар илебезнең төрле югары уку йортларында укып, дәрәҗәле исемнәр алып, төрле өлкәләрдә эшлиләр. Кызганычка, авылда яшәп калучы яшьләрнең саны бик түбән. Татар теленә, әдәбиятка һәм мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләгән укытучылар коллективына, татар теле һәм әдәбият укытучысы, мәктәп җитәкчесе Гүзәл Рафаил кызына авыл халкының рәхмәтен, ихтирамын казанып озак еллар эшләргә язсын.

Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*