tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Кама шәһәрендә “Халкыбыз хәзинәсе” татар мәдәнияте фестивале узды
Түбән Кама шәһәрендә “Халкыбыз хәзинәсе” татар мәдәнияте фестивале узды

Түбән Кама шәһәрендә “Халкыбыз хәзинәсе” татар мәдәнияте фестивале узды

Бүген Түбән Кама шәһәренең  Халык иҗаты йортында фестивальгә килгән кунакларны фойеда татар халкының тормыш-көнкүрешен чагылдырган, кул эшләнмәләре, милли ризыклары тәкъдим ителгән күргәзмә каршы алды. “Халкыбыз хәзинәсе” фестиваленә килгән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һәм Казан кунаклары күргәзмә барышы белән танышты.

Данис Шакиров фестивальдә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Ул әби-балаларыбыздан калган мирасыбызны саклаулары өчен фольклор коллективлары эшчәнлеген югары бәяләде. Шулай ук  “Халкыбыз хәзинәсе”  татар мәдәнияте фестивале аша, йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне киң җәмәмгатьчелеккә җитерү мөмкинлеге тудырган өчен, Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллинга рәхмәтен җиткерде.

Районның төрле авылларыннан җыелган коллективлар матур йолаларыбызны чагылдырган күренешләр тәкъдим итте. Анда балалардан алып әби-бабайларга кадәр чыгыш ясады. Фестиваль “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*