tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мичче Гөлфидә Камалова: «Авылда мин чыгарган мичләр аз түгел»
Мичче Гөлфидә Камалова: «Авылда  мин чыгарган мичләр аз түгел»

Мичче Гөлфидә Камалова: «Авылда мин чыгарган мичләр аз түгел»

«Ир генә булып туасың  калган!» Әгерҗе районы Кадыбаш авылында яшәүче 64 яшьлек Гөлфидә Камаловага  кайчак шундый сүзләрне дә ишетергә туры килә. Чыгарган мичләренең санын хәтерләми: 100ләп  үк юктыр, ди. Авылда  ул чыгарган мичләр аз түгел.

Элек авылларда мич чыгаручының килүен кичтән үк әзерләнеп, зурлап көтәләр иде. Көтәрсең дә, мич – өйнең җылы чыганагы бит ул. Икмәген, бәлешен, коймагын пешерсәң дә, шул кирәк.  Казанында суын кайнатасың. Гадәттә ул, оста дигәнең, берәр олырак яшьтәге абзый була. Ә Кадыбашта исә ул – хатын-кыз. Өйрәнчек дип түгел, булдыра дип ышанып каршы алганнар Гөлфидәне. Беренче мичен 24 яшьтә үк чыгарган икән. Кирпеч, измә эшенә рәхәтлектән түгел, акча җитмәгәнгә тотынган яшь килен.  Мичче булып китү яки кемнедер шаккатыру теләге дә булмаган анда. Беренче ире белән яшәгәндә, иске мунча мичен сүтеп, яңаны чыгарырга тәвәккәлли. Бу эшне азмы-күпме белгән күршесен, әнисенең ахирәте Факия апасын киңәш-табышка чакыра. Алар өйдә гәпләшә-гәпләшә чәй эчкәндә, Гөлфидә, тирләп-пешеп, кирпеч өя. Факия апасы ара-тирә мунчага килеп: «Дөрес эшлисең!» – дип мактап киткәли. Ире әллә ни шаккатмаса да, Гөлфидә үзенең көченә сөенә, әлбәттә. Эшчән хатынга ялкау ир белән гомер итү җиңел булмый. Беренче никахыннан уңмый, кыскасы. Аерылып кайтып, әнисе янында 12 ел яши. Авылда исә ул клуб мөдире дә, фермада учетчик, амбарда ашлык үлчәүче дә булып эшләгән. Икенче мәртәбә  гаилә коргач, теге шөгыленең тагын кирәге чыга. Бу юлы инде зурдан кубып, өйнекен чыгара. Каенанасын да, туган нигезен дә яңа мичле иткән ул. Шуннан инде  осталыгын күреп, башка авылдашлары да чакыра башлый. Кирпеч, измә ташучылар булганда, эшне тиз тота. Бу эштә балалары булышкан. Олы йөрәкле әни ул! Үзенең өч баласы янына иренең өч баласын да сыендырган. Алар инде кайсы кая таралышкан. Төп йортта Гөлфидә апа ире белән гомер кичерә.

– Һәр эшнең рәте бар.  Мич чыгарганда, беренче чиратта нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? – дип сорадым Гөлфидә ападан.

– Дөрес чыгармасаң, төтен тартмый торган була. Ә бу синең бөтен эшеңне юкка чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә морҗа юлларын дөрес билгеләргә, өйдә җылылык озак саклануга  игътибар итәргә кирәк. Безнең авылга күрше авылдан бер абый мич чыгарырга килгән иде. Мин шуның эшен җентекләп карап тордым. Киңәшләрен дәфтәргә язып бардым. Кулдан тотып берәү дә өйрәтмәде, – ди мичче ханым.

Гөлфидә апа беренче вакытта мичләрне 3–4 көн буе өйсә, остарып киткәч, бер-ике көн дә җитә аңа. Кеше ниндине куша, шундыйны ясый. Кемгәдер зуры, кемгәдер плитәлесе кирәк. Газ кертелгәч, тагын башкача дигәндәй.  Бер мич өчен 2–2,5 мең сум акча ала торган булган. Соңгы елларда мич чыгарып йөрергә вакыты юк икән. Малларыбыз күп, ди. Шулай да улы белән күрше авылга барып, берәүгә чыгарып кайтканнар әле. Белгән эшнең кирәге чыга аның.

Сәрия Мифтахова

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*