tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның атказанган врачы Ирек Билаловның “Тукталышсыз гомер” китабы дөнья күрде
Татарстанның атказанган врачы Ирек Билаловның “Тукталышсыз гомер” китабы дөнья күрде

Татарстанның атказанган врачы Ирек Билаловның “Тукталышсыз гомер” китабы дөнья күрде

Әлки районы ”Якташлык” җәмгыяте ярдәме белән Татарстанның атказанган врачы, шигъри җанлы Ирек Билаловның “Тукталышсыз гомер” дигән китабы дөнья күрде.

Басмада авторың 430 га якын шигырьләре урын алган. Алар төрле елларда һәм төрле темаларга багышланган. Китапта Ирек Нуретдин улының әти-әнисе, гаиләсе, якын туганнары турында мәгълүматлар белән танышырга мөмкин. Якташлары белән төшкән фәтәсүрәтләр белән баетылган. Тагын шунсы хак, укучы авторның шигырьләре белән берникадәр таныш. Бу аның икенче шигъри җыентыгы. Басма 250 данәдә нәшир ителде.

Ирек Нуретдин улы Билалов бар гомерен медицина өлкәсенә багышлаган, кеше сәламәтлеге өчен кайгыртучы абруйлы табиб. “Мин шигырь языйм әле, дип махсус утырмыйм, бары тик күңел халәтен кәгазь битләренә теркәп кенә барам”. Автор укучыга әлеге сүзләрен ”Сер йомгагым сүтелә” дигән мәкаләсе аша җиткерә.
Шигырьләр җыентыгын нәшир итүдә ярдәм итүләре өчен Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советының “Мәрхәмәт-Милосердие” хатын-кыз депутатлары берләшмәсе рәисе, Әлки районы “Якташлык” җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиевага, Түбән Кама аръягы сәүдә-сервис оешмасы җитәкчесе Геннадий Муллинга рәхмәтләрен әйтә.

Автор китабының беренче экземплярын Алсу Рөстәм кызы Нәбиевага имзалады.

Чыганак: alki-rt.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*