“Милләт Җыены” делегатлары Арча районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр барышында алар Арча педагогия көллиятендә кунакта булып, анда урнашкан уникаль «Әлифба» музее белән таныштылар.
Хәзер музейда төрле илләрдән алынган төрле әлифба бар. Алар арасында: әзәрбәйҗан халыклары — курд, тамин, сахир милләтләре; угро-фин халыклары — коми, мари, мордва, удмурт, манси, хант, саами, уди милләтләре; мисыр, таиланд, япон һәм башка халыкларның әлифбалары.
«Әлифба» музееның төп нигезен Вагыйзов Сәләй Гата улы һәм Вәлитова Рәмзия Гыйлаҗ кызының педагогик һәм иҗат эшләре тәшкил итә. Алар 1965 елдан башлап бөтен татар мәктәпләре өчен булган әлифбаның авторлары, моннан тыш алар 43 төрле дәреслекләр һәм методик китапларның авторлары да.
Шулай ук көллияттә делегатлар өчен концерт номерлары тәкъдим ителде. Җыр-моң, биюләр, милли сәнгать элементлары аша Арча төбәгенең рухи байлыгы күрсәтелде. Төрле мастер-класслар да уздырылды.