Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Олы Әтрәчтә татар хатын-кызлары форумы кунаклары
Олы Әтрәчтә татар хатын-кызлары форумы кунаклары

Олы Әтрәчтә татар хатын-кызлары форумы кунаклары

VII Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы кысаларында катнашучыларның бер төркеме Олы Әтрәч авылына сәфәр кылды. Форум делегатлары “Әнием” чишмәсе суы белән әзерләнгән, борынгы самаварда кайнатылган “Әни” чәен татып карадылар. Аннары “Әни” коймагын пешерү серләренә төшенделәр, һәм хатын-кызлар остаханәсендә әни-әбиләрдән калган ысул белән “Әни” мендәрен тутыру процессында катнаштылар.

Шулай ук авыл егете, тәҗрибәле умартачы Хәлил Исхак улы Мәгъсумовның бал эшләнмәләре күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ул үзенең осталык серләре белән дә уртаклашты.

Очрашу кысаларында туган нигезләрен саклаучы Нургалиевлар династиясе, шулай ук махсус хәрби операцияләрдә катнашкан егетләрнең гаиләләре һәм аларның тормыш тарихлары белән танышу да оештырылды. Делегатлар Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнаштылар.

Чара Олы Әтрәч мәдәният йортында дәвам итте. Биредә авыл хатын-кызларының уракка төшү күренеше театраль формада тәкъдим ителде.

— Биредә чыгыш ясаучы апаларыбыз иртән авыл хуҗалыгында эшләделәр, хәзер сезнең алда җырлап-биеп чыгыш ясыйлар. Безнең авылда туган җирен яратып, ана хакын хаклап яшәүчеләр гомер кичерә, — дип билгеләп үтте “Нур” агрофирмасы җитәкчесе Радик Нургалиев.

Форум кунаклары күрсәткән кунакчыллык, җылылык һәм оештырылган программалар өчен авыл халкына ихлас рәхмәтләрен белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*