tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милләт Җыены” делегатлары Тукай эзләре буйлап сәяхәт кыла
“Милләт Җыены” делегатлары Тукай эзләре буйлап сәяхәт кыла

“Милләт Җыены” делегатлары Тукай эзләре буйлап сәяхәт кыла

Бүген, 27 август көнне, “Милләт Җыены” делегатлары  Арча районына сәфәр кыла. Кунаклар Яңа Кырлай һәм Кушлавыч авылларында булып, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган һәм үскән җирләре белән таныштылар. Алар Тукай эзләреннән атлап, шагыйрьнең балачагы, иҗаты, аның мирасын саклау буенча башкарылган эшләр турында мәгълүмат алды.

Һәр авылда делегатларны җыр-моң, милли рух, җылы атмосфера һәм бай программа белән каршы алдылар. Арча җирлеге кунакларга Тукай рухын тоярга, милли горурлык хисен көчәйтергә мөмкинлек бирде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*