Дөньяга кеше кадәр кеше тудыручы, кешелекнең
гомер җебен дәвам иттерүче зат – хатын-кызларыбыз –
Ак калфаклылар!
Әгәр дә Без Сезнең белән шушы юнәлешне сайлаганбыз икән, үзебезгә зур бурыч йөкләгәнбез. Телләрне югалтмау, өйрәнү, үстерү, гомүмән, милләтебезне саклау – бу бик зур миссия.
Яшәешебезнең үз юнәлешебез буенча төп сюжет сызыгы – милләтебезне саклау булса, ярдәмче сюжет сызыклары бер заманда да үзгәрмәскә-югалмаска. Үз кыйблабыз –тиешле кыйммәтләребез: кешелеклелек, әхлакый кануннарны, милли йолаларны югалтмау.
Болар барысы да Сезнең һәм Безнең үз максатыбыз, бурычларыбыз.
“Бер юанам, бер шатлыкта йөзәм
Миндәйләр күп дөнья йөзендә!” – дип җырларлык эшләр кылыйк.
Яңа 2016нчы елны матур, күтәренке кәеф, изге гамәлләр белән башлап җибәрик!
Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы