tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Асыл затлар, затлы асылташлар
Асыл затлар, затлы асылташлар

Асыл затлар, затлы асылташлар

26нчы ноябрьдә Татарстанның Мамадыш шәһәрендә мәдрәсәдә район “Дәү әниләр“ берлегенең Аналар көненә багышланган җыелышы бик тыгыз программа белән үтте, хикмәтләргә бай булды.

Район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәдрәсә директоры Габдрахман Хәбибуллин, Татарстан Диния Нәзарәте, Татарстан мөселманнары хатын-кызлары иҗтимагый берлегенең Мамадыш районы бүлекчәсе рәисе Әлфирә Миннегалиева, “Дәү әниләр“ берләшмәсе җитәкчесе, Урта Кирмән мәхәлләсе абыстае Рәшидә Әүһадиева, аның ярдәмчесе, “Әхмәт Ясәви“ мәчете абыстае Рәсимә Гайнетдиноваларның иманлы булу, гыйлем алу зарурлыгы, ана хакы турында вәгазьләре һәркемнең күңел түренә үтеп керде.

Әлфирә абыстай, районыбызның төрле мәхәлләләреннән җыелган алты дистәгә якын абыстай һәм мөслимәнең, барысын да бастырды, башта – бер, аннары – ике, өч, дүрт, биш, алты бала тәрбияләп үстергән (яп-яшь булуына карамастан, ул үзе дә шулар сафында), җиде бала тәрбияләп үстергән ханымнарны барлады, соңгылары нибары икәү калды: Әминә Шәйхетдинова һәм Хафизә Саматова.

Апасы мәрхүмә булгач, аның ике нарасыен үзенең өч баласы янына сыендырган мөслимә Мөнирә Нәбиуллинаның да чыгышы тәэсирле булды. Күп балалы аналарның һәммәсенә истәлекле бүләкләр өләшенде.

Абыстайлар, төркемнәргә бүленеп, викторина сорауларына җавап бирделәр, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды; “Хикмәтләр дөньясы“ сериясеннән фильм да карадылар – акыл нигъмәте тупладылар; бергәләшеп өйлә намазын укыдылар; аннары мәҗлес сый-нигъмәтләр белән тулы күңелле табын артында дәвам итте.

“Дин эшчәнлегендә күрсәткән хезмәтләрегезне югары бәяләп, олы ихтирам һәм рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә халкыбыз күңеленә рухи кыйммәтләрне, миһербанлылык һәм татулыктөшенчәләрен җиткереп, хатын-кыз бәхетен тоеп яшәргә, динебезне үстереп, балаларыбызга рухи мирасыбызны тапшырып, бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә язсын. Сезгә, гаиләгезгә, якыннарыгызга күңел тынычлыгы, тән сихәте, бәхет-шатлык, тәүфыйк-һидаять, озын гомерләр насыйп әйләсен!“ Әлеге эчтәлектәге Рәхмәт хатларын алган абыстайларның күзләрендә шатлык яшьләре мөлдерәде.

Әйе, гаиләне әти-әнидән башка күзаллап булмаган кебек, мәхәлләләрне имам-абыстайлардан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Бары тик Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет иткән бу хикмәт ияләре авыр кайгылар килгәндә һәркемне юаталар, күңел түрендәге иң кирәкле сүзләрне табалар, иң четерекле мәсьәләләрне уңай хәл итәргә омтылалар, игелекле гамәлләр кылалар, халыкка мәгърифәт нуры, яктылык, җылылык өләшәләр, шәхси тормышлары белән башкаларга һәрьяктан үрнәк булып торалар. Кылган игелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын.

Әминә ШӘЙХЕТДИНОВА, 78 яшь.

Көек-Ерыкса авылында яши:

–Аллага шөкер, балаларыбыз күп. Әтиләре Рафаэль белән җидене үстердек. Миһербанлы, тәүфыйклы, иманлы булсыннар дип тырыштык, җидесенә дә югары белем бирдек. Хәзер улым Фидаил, киленем Гөлнара, оныкларым тәрбиясендә бик рәхәттә яшим. Бала тәрбияләүдә иң мөһиме – гаиләдә аңлашып, тату яшәү, олыны-олы, кечене-кече итәргә өйрәтү дип саныйм.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*