tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтнең киләчәге – бездә
Милләтнең киләчәге – бездә

Милләтнең киләчәге – бездә

Казанда XXVIII Татар яшьләре көннәрендә агымдагы елда Россиянең 33 төбәгеннән һәм Казахстаннан җыелган яшьләр — барлыгы 150 кеше катнашты. Алар 23-27 июльдә “Борис Полевой” теплоходында Идел елгасы буйлап Самара, Ульяновск, Болгар шәһәрләренә сәфәр кылды. Әлеге чара 27 июльдә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә урнашкан “Минем тарих — Россия” тарихи паркында иң актив кызларны һәм егетләрне тантаналы рәвештә бүләкләү белән тәмамланды. Татар яшьләре көннәре ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, Федераль милли-мәдәни автономия һәм “Идел” Яшьләр үзәге тарафыннан үткәрелә.

Ак пароход

Ике палубалы 150 кеше сыйдырышлы “Борис Полевой” теплоходы Венера Ганиева башкаруында:

Ак пароход дәшә ерак ил гизәргә, ак пароход
Алып бара ак пароход диңгезләргә, –
җыры астында Казан шәһәре елга портыннан кузгалып китте.

Алда — иксез-чиксез җәйрәп ятучы киң Идел, биек кызыл ярлар, аның өстендә куе урманнар. Еракта офыкта таң ату, кояш чыгу, кичке матурлык, палубадагы җылы җиләс җил. Менә шулар белән истә калды әлеге сәяхәтнең матурлыгы. Теплоход әкрен генә йөзә, ә яшьләребез бер генә минут та тик тормый. Алар танышу кичәсенә, “Татар кызы”, “Татар егете” конкурсына, проектлар якларга, Сабантуйга әзерләнәләр, остаханәләрдә катнашалар. Яшьлек яшьлек инде, вакытлары тыгыз булса да, аралашырга да вакыт табалар, таң атканда гына йокларга ятсалар да, иртән иртүк инде алар сафта!

Самараның урамыннан үтәм горурлык белән!

Самара шәһәре күренә башлауга Җиңү көнендә җимерелеп беткән Рейхстаг бинасында Кызыл Армия солдатлары өчен яңгыраган «Ах, Самара-городок» җыры искә төште. Самара шәһәренең исеме — Идел елгасының борынгы исеме. Нәкъ әлеге шәһәрдә беренче тапкыр “Жигулевское” сырасы җитештерелә башлаган. Биредә безне шәһәрнең җирле татар оешмасы вәкилләре, татар ансамбльләре җыр-бию, ачык йөз, чәкчәк белән каршы алдылар.Самара шәһәренә экскурсия ясаганнан соң без шәһәрдә 20 елдан артык эшләп килгән «Яктылык» татар мәктәбенә юл тоттык. Мәктәптәге хезмәткәрләр барысы да татарча аралаша. Стендлар, юл күрсәткечләр татар телендә язылган. Мәктәптә укырга теләүчеләр күп, урын җитмәү сәбәпле, барысын да кабул итеп бетерә алмыйлар икән. Мәктәпнең тулы канда эшләвенә өлкә мөфтие Талип хәзрәт, татар оешмалары җитәкчеләре зур көч куя икән. Мәктәп директоры Радик Газизов мәктәпкә керергә атлыгып торучылар күп булуның сәбәбен дә атады.

“Бездә тәртип яхшы. Чөнки тәрбия эшләре татар халык гореф-гадәтләренә нигезләнгән. Мәктәптә укытуның сыйфаты да югары дәрәҗәдә. Безнең татар теле укытучылары Татарстанның югары уку йортларын тәмамлаганнар. Барлык фәннәр буенча да — математикамы, физикамы, физкультура булсынмы, татар телле укытучылар белем бирә. Һәр ата-ана үз баласының сыйфатлы белем алуын тели. «Яктылык» Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде. Бердәм дәүләт имтиханы буенча без алдынгылар сафында. 100 балл җыючы укучылар да бар», — дип әйтте ул.

Бүгенге көндә татар мәктәбе булдыру хәтта Казан шәһәрендә дә проблема булганда, Самарада матур итеп татар телен, сәнгатен, мәдәниятен саклап яшәүче мәктәп тоту — башка төбәкләргә үрнәк! Мәктәптә яшьләр, җирле җитәкчеләр, фән эшлеклеләре арасында телебезне сак­лау темасына кызыклы фикер алышу булды. Шиһабетдин Мәрҗани «Өч әйбер диндә юк, әмма динне саклый. Болар — милли тел, милли кием һәм милли гореф» дип язып калдырган. Өлкәннәр яшьләргә нәкь менә әлеге сүзләрнең мәгънәсен төшендерделәр.

Семберлеләргә таң калдым

Элекке Сембер (Ульян) каласына якынлашуга, сары күлмәк кигән Рәмис Фарук улы Сафинның (Ульяновск өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Татарстан — Яңа Гасыр» телекомпаниясенең Ульяновскидагы корпункты җитәкчесе) ыгы-зыгы килеп делегатларны каршы алырга әзерләнеп йөргәнен ерактан ук күреп алдым. Теплоходтан төшүгә, безне татар җыр-биюләре һәм милли ризыклар белән Милли-мәдәни автономиясе әгъзалары каршы алды. Рәмис Сафин шул арада яшьләрне автобусларга утыртып экскурсиягә алып китте. Ульян өлкәсен аркылыга-буйга йөреп чыккан талант­лы журналист, Сембер 150 мең татар яшәүче өлкәнең, шәһәр тарихын бик яхшы белә. Ул безне шәһәр тарихы, таныл­ган Ленин мемориалы белән таныштырды. Сер түгел, яшьләр арасында Ленинның кем икәнлеген белмәүчеләр дә бар икән. Күпләр түбәсендәге ике нокталы Е хәрефе һәйкәле янында фотога төштеләр. Бу гадәти күренеш, чөнки Сембер руслары аеруча яраткан бу мәрхүм хәреф һәйкәле башка җирләрдә юк бит. Сүгенү сүзләрендә аеруча еш кулланылган авазны билгеләүче бу “изге” хәрефнең алфавиттан куып чыгарылуына протест сыйфатында куелган һәйкәл ул. Татар кенәзләре (морзалары) булган Акчуриннар нәселе XV гасырдан билгеле. Алар Россия империясенең Сембер һәм Самара губерналары мөселманнарының мәдәни, дини һәм сәяси тормышында сизелерлек эз калдырган сәүдәгәрләр, җәмәгать эшлеклеләре һәм химаячеләр нәсел-ыруы. “Обрыв”, “Обломов”, “Обыкновенная история” әсәрләре буенча таныш булган рус язучысы Иван Гончаров, Акчуриннар яшәгән йортларның бүгенгә кадәр саклануы матур күренеш.

Мине әлбәттә, иң кызыксындырганы шәһәрнең Татар мәдәни үзәге булды. Биредә 22 хезмәткәр хезмәт куя. Өлкәннәр, балалар өчен сәнгатьнең барлык төрләре буенча да түгәрәкләр эшли. Алар барысы да татар телендә үтә. Җиң сызганып, татар милләте өчен янып яшәүче, тел сагында торучы Рәмис Сафинга сокланырлык. Менә ул безгә экскурсия үткәрә, шул арада сюжет төшерә, шунда ук телефоны шалтырый, аны иртәгә сюжет әзерләргә Чуашстанга чакыралар. “Без һәрвакыт губернаторның ярдәмен тоеп яшибез. Нинди генә сорау туса да, без аны бергәләп чишәбез, шуңа күрә милләт өчен хезмәт кую — үзе бер шатлык. Ләкин әле эшлисе эшләребез күп. Ата-аналар балаларын татар сыйныфларына бирергә теләмиләр, югыйсә, татар телен укытуга бернинди киртәләр дә юк. 1990нчы елларда туган балалар заманы хәзер. Үзләре дә телне белмиләр, балаларына да белем бирергә теләмиләр. Шуңа күрә ата-аналар белән ныклы аңлату эшләре алып барырга кирәк”, — диде ул. Кире теплоходка атлаганда яшьләрнең үзара сөйләшкәнен тыңлап кайтам: “Вот надо быть таким татарином — как Рамис Сафин!” Рус телендә сөйләшсәләр дә, үрнәк алырлык кеше очратуларына сөендем. Үз төбәгеңә кайтып, милләтеңә ярдәм итү өчен этәргеч бит бу!

Болгар җирендә

Иделемнең түрендә,
Газиз туган җиремдә,
Ак канатлы бер кала
Болгар диеп атала

Теплоход әкрен генә Бөек Болгар иле ярына килеп туктады. Бирегә кабат-кабат әйләнеп кайтсам да, монда рухи байлык һәрвакыт җитәрлек. Изге Болгар җирләрендә булган яшьләр анда күргәннәрне, ишеткәннәрне күңелендә кат-кат барлар. Башкача мөмкин дә түгел. Үткәннәр киләчәкне күзалларга ярдәм итә бит. Биредән кайткач, алар үзләре яшәүче төбәктәге тарихи ядкарьләргә дә сакчыл карарлар.

Биредә яшьләр Сабантуй бәйрәме уздырды. Изге Болгар җирендә милли җырларыбыз яңгырады, биюләребез биелде, уеннарыбыз оештырылды.

“Идел”, рәхмәт!

Татар яшьләре көннәрен ябу тантанасында биш көн дәвамында узган чараларга нәтиҗә ясалды. Оештыру эшләрендә активлык күрсәткән яшьләр Татарстан Яшьләр эшләре министрының Рәхмәт хатына лаек булды. Аларны министр урынбасары Рөстәм Гарифуллин тапшырды. Миләүшә Шәрәпова Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. “Идел” Яшьләр үзәгенең директоры Алсу Хафиз Татар яшьләре көннәренең остазлары — теплоходта мастер-класслар биргән, вокал, бию, шәмаил ясау, театр сәнгате, социаль челтәрләрдә маркетинг осталыгы, татар теле һәм тарих фәне буенча дәресләр үткәргән галимнәргә дә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Быел яшьләр белән КФУ профессоры, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев, тарих фәннәре докторы Гамирҗан Дәүләтшин, Татарстанның халык артисткасы Луара Шакирҗанова, КФУ доценты, филология фәннәре кандидаты Николай Максимов һәм башкалар эшләде. Яшьләр үзара да бер-берсен бүләкләде.

Яшьләрнең әлеге чараларда күптән катнашып килгән делегатларга “абый”, “апа” дип дәшүләре ошады. Андый «аксакаллар» арасында Удмуртиянең “Иман” татар яшьләре берлеге әгъзасы Ринат Фәйзуллин да бар. Ринат гармунда уйный, җырлый. Җырларга да аны нәкъ әлеге татар яшьләре көннәрендә үткәрелгән остаханәдә Миңгол Галиев өйрәткән. Фазыл Майдуллин исә шигырь сөйләү осталыгын күрсәтте (быел 8делегат иде). Гомумән, Удмуртия яшьләренең “Иман” берлеге әгъзалары сынатмады. Театр сәнгате буенча Татарстанның халык артисткасы Луара Шагыйрьҗаннан дәресләр алу үземә бер сөенеч булды.

Әлеге сәяхәт өчен, төбәкләрдә яшәүче яшьләр белән эшләүче “Идел” Яшьләр үзәгенә, аның җитәкчесе Алсу Хафизга Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе, “Яңарыш” редакциясе исеменнән зур рәхмәт.

Рәфилә Рәсүлева,
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*