tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай авылында шәкертләр бәйрәме
Тукай авылында шәкертләр бәйрәме

Тукай авылында шәкертләр бәйрәме

Чуашстанның Тукай авылы паркында Урмай мөхтәсыйбәтенең Шәкертләр бәйрәме оештырылды. Мөселман җәйләүләренең тәмамлануы уңаеннан узган бәйрәмдә күптөрле чаралар уздырылды.Әлеге бәйрәмнең сәбәбе дә зур түгел. Әмма, үзенең эчтәлеге, авыл тормышында тоткан урыны белән ул, һичшиксез, олы вакыйга булды. Әле үткән атнаны гына Шыгырданда республика күләмле Шәкертләр бәйрәме үткән иде.

Шәкертләр бәйрәме көнне авылның ял итү паркы тирәсенә чатырлар куелып, сәхнәләр җыеп , дини эчтәлекле шигарьләр белән бизәлде. Шунысын да әйтергә кирәк, чара Тукай авылы мәхалләсе оештыруында, Урмай, Комсомол, Әлибаш, Чичкан махалляләре катнашында, Тукай авылы мәктәбе белән берлектә үтте. Шуңа күрә, мәктәп һәм мәчетләрнең берләшеп мондый чара оештырулары гаҗәп тә түгел.

Бәйрәм ике өлештән торды. Өйләдән тантаналы өлеше олы кунаклар катнашында үтте, Сахалин, Мәскәү,Түбән Новгород , Чабаксар , Казан якларыннан килгән кунаклар, Чуашстан Республикасы Диния нәзарәте, Чуашстан Республикасы милли-мәдәния мөхтәрияте вәкилләре, Урмай мөхтәсибәтеннән имамнар, Тукай авылының аксакаллары, апа-абыйлары, Хаҗи һәм хаҗияләр катнашында үтте. Казаннан килгән мөнәҗәтче, нәшид җырлар җырлаучы Илҗяс әфәнде һәм җирле мәдрәсә шәкертләре бик зур илахи программалары белән таныштырдылар. Шул вакытта авыл шәкертләре арасында футбол уены бик кызык барды, милли көрәш һәм башка уеннар, викториналар белән бәйрәм үрелеп барды. Тукай авылы парк мәйданы яшүсмерләр һәм яшьләр иркендә калды. Дини вәгазьләр, тәмле итеп әзерләнгән пылаулар, көрәш, футбол ярышы һәм күптөрле башка спорт чаралары мәйданны гөрләтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*