tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли экспертлар татар язмышы турында фикер алыша
Милли экспертлар татар язмышы турында фикер алыша

Милли экспертлар татар язмышы турында фикер алыша

“Татарский квадрат” – “Татар шакмагы”  экспертлар төркеменең дүртенче семинарында  узган гасыр ахырындагы хәлләр искә алынды.

Быел үзбикләнү шартларында күпчелек оешмаларның ябык хәлдә яшәвенә карамастан, татар милләтен саклау буенча  эзләнүләр туктап тормый.  Милли үсеш стратегиясен булдыру,  җәмәгатьчелекнең максатлары һәм дәүләт оешмалары белән хезмәттәшлек турында  экспертлар һәм аналитиклар Татарстан урамының 20 йортта урнашкан штабында – креатив индустрияләр үзәгендә  җитди сөйләшүләр алып баралар.

Июнь аенда биредә “милләт” төшенчәсенә багышланган 3 семинар үтте.  Аларның һәркайсында патша  Россиясендә һәм XX  гасыр башында, инкыйлап елларында формалашкан “милләт” төшенчәсе, татар милләтенең килеп чыгу этаплары,  совет чорында ТАССР  төзелгәннән соң милләт кичергән үзгәрешләр, татар халкының милли- мәдәни һәм дини тормышына тәэсир итүче фаторлар, тарихи вакыйгалар турында сүз барды. Махсус эзерләнгән докладлар белән тарихи чыганаклар  белгече Альфред Бустанов,  этнолог Дамир Исхаков, сәясәт  белгече Руслан Айсин, тарихчы һәм археология белгече Искәндәр Измайлов, узган гасыр башындагы инкыйлаплар  һәм большевиклар чоры тарихы белгече Айдар Хабетдинов, совет чоры тарихы белгече Әлфия Галләмова, этнолог  Ильнар Гарифуллин, тарихчылар Азат Ахунов, Данис Гәрәев, журналистлар Римзил Вәлиев, Ильнур Ярхамов,  психолог Фәнис Нәбиуллин һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Бу семинарларның видеоязмасы төшерелеп бара, аларның  кыскартылган өлеше  youtube каналына куела. Димәк фикер алышуны интернетта күрергә, бәхәсләрдә  катнашырга һәм тәкъдимнәр кертергә мөмкин булачак.

Татарстаннан төрле милләт вәкилләренең татарлар белән кызыксынуын искә алып, “Татар шакмагы” сөйләшүләре нигездә рус телендә һәм өлешчә татар телендә алып барылды.   Күп кенә интернет басмаларында, рус һәм татар электрон газеталарда бу семинарлар турында мәкаләләр, видеорепортажлар  чыга башлады.

Иң хикмәтлесе – милләтнең асылын аңлау.  Күп еллар, хәтта гасыррлар буе милләт турында сөйләшсәк тә, бүгенге милли мәсьәлә һәм татар халкының хәле каршылыклы фикерләр уята.  “Милләт” төшенчәсенең мәгънәсе һәр вакыт үзгәреп,  төрле тарихи шартларда һәм төрле мохиттә яңа төсмерләр ала. Патша Россиясендә, инкыйлап чорында, совет хакимияте урнашкач,  ТАССР төзелгәч формалашкан “милләт” төшенчәсенең үзенчәлекләре татар милли үзаңын үстерүгә, татар җәмәгатьчелеге алдында стратегик максатлар куярга  ярдәм итә ала. “Татар шакмагы” семинарында милләтнең төрле чорларда нинди рәвешкә керүе тикшерелде.

15 июльдә үткән  4-нче семинарда   1990-2000 елларда милли хәрәкәттә һәм Татарстан Республикасында башкарылган эшләр, татар проблемаларының куелышы мәсьәләләре тикшерелде. Башта этнолог Ильнар Гарифуллин Башкортстандагы татар милли хәрәкәтенең 90 нчы еллардагы эшчәнлеге, татар теленең рәсми даирәдә кулланышы киметү ысуллары турында скайп аша чыгыш ясады. Аннары 1990 -2000 нче елларда татар милли хәрәктенең гамәлләре турында доклад белән  Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура әгъзасы Дамир Исхаков чыкты.

Фикер алышуларда катнашкан Азат Ахунов көтмәгәндә татар милли үсешендә диннең әһәмиятен артык күпертеп карау урынсыз дип белдерде һәм шактый күп дәлилләр китерде. Бу турыда килеп чыккан бәхәс турыда берничә интернет басмада мәкаләләр дә басылып чыкты.

90 елларда Татарстанда һәм татар дөньясында булган хәлләр турында фикер алышуны да сәясәт белгече Руслан Айсин алып барды. Бәхәсле  мәсьәләләр буенча  тәкъдимнәр, фикерләр гомумиләштерелеп, семинарга йомгаклар  ясалырга тиеш.

“Татарский квадрат” (“Татар шакмагы”) клубының чираттагы семинары милләт һәм тел, тарих мәсьәләләренең XXI гасыр башында, 2000-2020 елларда  гамәлгә куелуына багышланачак. 

  Р.Салихов, “Дөнья” студиясе

Бу темага рус телендә укырга мөмкин:

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*