tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә Татарстан рәссамы Камил Акмановның «Colors through glass» күргәзмәсе ачылган
Төркиядә Татарстан рәссамы Камил Акмановның «Colors through glass» күргәзмәсе ачылган

Төркиядә Татарстан рәссамы Камил Акмановның «Colors through glass» күргәзмәсе ачылган

Истанбулның Берекетзаде галереясендә Татарстан рәссамы Камил Акмановның «Colors through glass» дип аталган шәхси күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Бу хакта Истанбулда яшәүче рәссам Айгөл Отукан сөйләде.

«Ачылышта Россия Федерациясенең Истанбулдагы Генераль консуллыгы консул-киңәшчесе Дмитрий Евдокимов, танылган төрек шагыйре һәм публицисты Атаол Бехрамоглу, театр актеры һәм язучы Орхан Айдын, төрек сәнгате легендалары Бедри Байкам, Хикмәт Барутчугил, Кадир Аблак, Танер Алакуш катнашты. Алар татар рәссамының иҗатын югары бәяләде», — диде ул.

Айгөл Отукан сүзләренчә, белгечләр күргәзмә концепциясенә аерым бәя биргән. «Фьюзинг техникасында (төсле сәнгать пыяласын эретеп ябыштыру) эшләрнең күбесе Истанбул темасына махсус әлеге күргәзмәгә атап ясалган. Шулай ук экспозициядә Акмановның яңа әсәрләре тәкъдим ителде, ул Истанбулда коронавирус пандемиясе вакытында эшләгән. Бу вакытта эшләнгән агач сыннар күргәзмәгә үзгә бер матурлык өсти», — ди ул.

  • Камил Акманов — Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы. Башкортстан АССРның Яңаул бистәсендә туган. 1978 елда Казан архитектура академиясен тәмамлаганнан соң, Бөгелмә шәһәрендә яши һәм эшли. Иҗат юлын 30 ел элек балчыктан кечкенә формалы сыннар ясаудан башлый. Соңрак фьюзинг эшенә килә. Бу техникада 2 тапкыр эретү, күп катламлы рәсем, рельефлы контур кебек төрле алымнар куллана.
  • Рәссамның эшләре Татарстан Республикасы дәүләт музее коллекциясендә дә уз урынын алган. Камил Акманов утыздан артык Россия һәм республика күргәзмәләрендә катнашкан, уннан артык шәхси күргәзмә авторы булып санала.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*