tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдар Гыйльметдинов бүгенге көндә татар журналистларын әзерләү системасы юк дип саный
Илдар Гыйльметдинов бүгенге көндә татар журналистларын әзерләү системасы юк дип саный

Илдар Гыйльметдинов бүгенге көндә татар журналистларын әзерләү системасы юк дип саный

Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» рәисе Илдар Гыйльметдинов хәзер татар журналистларын әзерләү системалы рәвештә башкарылмый, шуңа татар журналистларын әзерләүне булдырырга кирәк дип саный. Бу фикерен ул «Татар-информ» хәбәрчесенә җиткерде.

«Татар матбугатын күзәтәм һәм аның киләчәге өчен кайгырам. Мәсәлән, интервьюда әйткән фикерләремне татарча язып чыга алмыйлар, аңламыйлар, чөнки журналистларның фикерләүләре рус телендә. Киредән русча сөйләп, татарчадан русчага тәрҗемә итәргә туры килә. Бу хәлне дөрес түгел дип саныйм», — диде ул.

Илдар Гыйльметдинов татар журналистларын әзерләүгә зур ярдәм кирәклеген искәртте. «Моның өчен эш урыннарын барлау, татар матбугатының халәте нинди икәнлеген ачыклау мөһим. Балалар һәм яшьләр матбугатына дәүләт ярдәм итмәсә, ул үзе генә алга бара алмый. Дәүләт тарафыннан аңлаешлы ярдәм бар дип уйламыйм. Бу юнәлешкә акчаны кызганмаска кирәк», — диде ул.

Гыйльметдинов фикеренчә, татар журналистларын заманча ысуллар белән эшләүгә өйрәтергә кирәк. «Дөнья үзгәрде, әмма электрон системалар аркылы да кызыклы итеп эшләргә була. Безгә яңа татар журналистикасында яңа мөмкинлекләрдән файдалануны оештыру ягын дә карарга кирәк», — ди ул.

Гыйльметдинов журналист язмаларының эчтәлеге буенча да фикер җиткерде. «Кызганыч, хәзерге татар журналистикасында күбесенчә низаг, йә булмаса „тозсыз“ язмалар урын ала. Кешене тәрбияли, мотивация тудыра торган эчтәлекле, кызыклы язмалар кирәк. Шундый программа әзерләп, татар журналистларын тәрбияләргә кирәк. Шушы мохиттә эшли ала торган журналистлар булсын иде», — диде ул.

Искәртеп үтик, быел КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәгариф һәм мәдәният югары мәктәбендә “Филология: татар теле, әдәбият һәм журналистика” белгечлегенә 23 бюджет урыны бар. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбендә татар журналистикасына быел бюджет урыннары каралмаган.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*