15 гыйнварда 12.00 – 15.00 сәгатьтә композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе Нәҗип Җиһановның 112 еллыгы уңаеннан Татарстан Милли музеенда искә алу чарасы оештырыла.
Бу көнне ТР Милли музееның конференц-залында (Казан, Кремль ур., 2) Казан консерваториясе чыгарылыш укучылары һәм студентлары башкаруындагы Җиһановның әсәрләрен тыңларга мөмкин булачак.
Шулай ук килгән кунакларга 1960 елларда төшерелгән уникаль кинохроника тәкъдим ителәчәк. Видеоязмада Нәҗип Җиһановны күреп, аның тавышын ишетергә була. Моннан тыш, композитор Нәҗип Җиһанов музееның мемориаль коллекциясе экспонатлары белән дә таныша алачаклар.
Фәния Лотфуллина