tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова каберләрен зиярәт кылу оештырыла
Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова каберләрен зиярәт кылу оештырыла

Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова каберләрен зиярәт кылу оештырыла

16 гыйнвар 9.30 сәгатьтә ТАССРның, РСФСРның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакиров һәм ТАССРның халык, РСФСРның атказанган артисткасы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова каберләрен зиярәт кылу оештырыла.

«15 гыйнварда – Әлфия Авзалованың тууына 90 ел, 16 гыйнварда – Илһам Шакировның арабыздан китүенә 4 ел була. Шул уңайдан  Яңа татар бистәсе зиратында легендар җырчыларның рухларына дога кылып, каберләрен зиярәт кылабыз», — дип хәбәр итә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*