20 декабрь көнне Милли музейда Башкортстанның атказанган рәссамы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Вәкил Гыйлем улы Шәйхетдиновның шәхси күргәзмәсе ачылды.
Әлеге күргәзмә Башкортстан Башлыгы гранты буенча оештырылган. Ул Урал-батыр эпосында тасвирланган Башкортстан табигатенә багышлана.
Күргәзмә ачылу тантанасында Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле урынбасары Гөлшат Сафина да катнашып, рәссамны тәбрикләде.