tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе елда «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале яңа форматта узачак
Киләсе елда «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале яңа форматта узачак

Киләсе елда «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале яңа форматта узачак

Татарстан Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестиваленең яңа форматта узачагын әйтте.

  • «Уйнагыз, гармуннар» фестивале Республика көнендә уза.

«Без фестивальне ел саен зурлап үткәрәбез. Киләсе елда Республика көне алдыннан аны икенче форматка күчерергә телибез. Татарстан картасын күз алдына китерик. Без Татарстанга үзебезнең татар фольклор төркемнәре белән һәр өлкә ягыннан килеп керәчәкбез. Һәр районда татар коллективлары аларны каршы алачак. Чикләрдәге районнарда зур концертлар куеп, Казанга кадәр барачакбыз. Бәйрәмне Россия өлкәләреннән килгән җитәкчеләр белән бергә үткәрәчәкбез», – дип аңлатты ул журналистлар белән очрашуда.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*