Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Чита шәһәрендәге Байкал аръягы крае чик сакчылары һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чита шәһәре – чик буе гаскарләренең үзәге. Һәйкәл каланың үзәгендә 2001 нче елда сафка бастырыла. 2004 нче елда биредә чик сакчылары мәйданы барлыкка килә. Хәзер һәйкәл янында митинглар, парадлар оештырыла.