tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев “Байкал аръягында Ислам” күргәзмәсе белән танышты
Васил Шәйхразыев “Байкал аръягында Ислам” күргәзмәсе белән танышты

Васил Шәйхразыев “Байкал аръягында Ислам” күргәзмәсе белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Байкал аръягы краенда. Бүген ул “Байкал аръягында Ислам” дип исемләнгән күргәзмә белән танышты.

Әлеге күргәзмә Чита мәчетенең 105 еллыгына багышланган. Экспозиция Ислам тарихы һәм аның Байкал аръягы халыклары мәдәнияте үсешендәге роле турында сөйли.

Уникаль экспозициядә бик күп кызыклы экспонатлар тәкъдим ителгән. Алар арасында: мөселман халыкларының баш киемнәре, дини киемнәр, XIX гасырдагы Коръән, Кааба макеты, мөселман җәмгыяте тормышыннан сирәк фотолар һ. б. бар.

Күргәзмә Байкал аръягы дәүләт университеты , Байкал аръягы крае мөселманнары Диния нәзарәте, татар һәм азәрбайҗан халыклары ярдәме белән оештырыла. Аның авторы –  журналист Илья Баринов.

Васил Шәйхразыев биредә Байкал аръягы дәүләт университеты ректоры Оксана Мартыненко белән очрашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*